Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Чыпчык, чыпчык, чык-чырык, Җим сиптем, кил тиз очып! Песнәк-песнәк, кил тизрәк- Җим сибәм сиңа әзрәк. Карга, карга, син кара, Кабып кал азык барда!
Опубликовано: 28.03.2022Кышлаучы кошлар турында кайгырту безнең изге бурычыбыз. Балалар белән ничә ел рәттән инде без балалар бакчасы мәйданчыгына, өй яннарына җимлекләр эләбез. Көн саен аларга азык салырга да онытмыйбыз. Балалар саф һавага чыккач җимлеккә килгән кошларны күзәтергә яраталар.Кошлар курыкмасын өчен, алар үзләрен тыныч тотарга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклеген дә беләләр.Балалар белән әңгәмә вакытында кошларның суыктан түгел, ә ачлыктан күпләп үлүләрен ачыкладык. Шуңа күрә кошлар кышын урманнан авылга күченәләр, кешеләр янына сыеналар.Тамагы тук кошчыкка бернинди суыклар да куркыныч түгел.Һәм без күбрәк кошларга ярдәм итү максатыннан авыл кешеләрен дә бу эшкә тартырга дип сөйләштек.Төркемебездә “Кошларга ярдәм ит!” экологик акциясен игълан иттек. Балалар белән әти-әниләр дә бу чарага бик теләп кушылдылар. Кошларны ашатырга өндәгән листовкалар ясап, аларны авыл кибетләренә, почта-пункт ишекләренә ябыштырып чыктык. Бу эшне алар зур кызыксыну белән башкардылар, кошларга ярдәм итә алуларына сөенделәр. Төркемебезгә биш авылдан балалар йөрүен исәпкә алсак, күпме кешене без кошларга ярдәм итәргә тарткан булып чыгабыз бит..
К списку новостей