• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)-633-45-93
E-Mail: mbdoudc11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 5 педагогов

Новости

1 апрель – Халыкара кошлар көне.Исәнмесез, кошкайлар, Безнең якын дускайлар. Карлыгачлар, актүшләр, Сандугачлар, тургайлар.

Опубликовано: 01.04.2022

Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.

Җылы яктан очып кайтырлар

Көзен киткән кошлар, кошкайлар.

Җырлый-җырлый оя сайларлар

Безнең якын дускайлар.

Очып ерак җирләрдән
Кайтты кара каргалар.
Яз хәбәрен иң беренче
Безгә китерде алар.

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Мондый бәйрәм безнең бакчабызда яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.

Кошлар еш кына әкияти һәм гаҗәеп матур җан ияләре булып торалар. Россиядә XVIII гасырда кошлар оясын җимерү һәм аларны үтерү җинаять булып саналган. Күрәсең, моңа яз килүне хәбәр итү турындагы күзаллаулар тәэсир иткәндер. Ә ерткыч кошлар - алар зыян китерүчеләр булып саналган. Нәтиҗәдә бүген ерткыч кошларның күпчелеге Кызыл китапка кертелгән.

Кошлар белән танышу вакыты - яз һәм җәйнең беренче яртысы, чөнки алар ул вакытта үзләрен күрсәтәләр - сайрыйлар, чыркылдыйлар. Табигать белән үзеңне игътибарлы тотарга кирәк.

Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.

Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр.

Хәзер җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош hәм 50 млрд. йорт кошы исәпләнә. Шартлы рәвештә hәр кешегә 30ар кош туры килә.

Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.

Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.

Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!

 



К списку новостей