Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп Бар дөнья көлеп торсын Нәүрүз бәйрәме икәнне Балалар белеп торсын.
Опубликовано: 21.03.2022Бу көнне әби-бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Гореф-гадәт буенча бу көнне кешеләр күңел ачканнар, шатланганнар, төрле милли ризыклар әзерләгәннәр, кунакка йөргәннәр.
Без дә әлеге чарадан читтә калмадык. 21 нче март көнне бакчабызда “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрдек. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде.
Әкият геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай катнашында үткәрелгән театральләштерелгән тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар бик теләп «Капчык белән йөгерү», «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.
Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр.
Нәүрүз бәйрәме балаларның күңеленә хуш килде һәм сабыйлар хәтерендә озак сакланыр дип өметләнеп калабыз!
К списку новостей