• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)-633-45-93
E-Mail: mbdoudc11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 5 педагогов

Новости

Балалар бакчасында 8 март бәйрәме үткәрелде

Опубликовано: 04.03.2021

Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.

Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.

Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан «Ландыш» балалар бакчасында да бәйрәм узды. Гомумән, бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышалар һәм моңа ирешәләр дә. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты.Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.

 



К списку новостей