• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)-633-45-93
E-Mail: mbdoudc11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 5 педагогов

Новости

Көзге боз өстендә сак булыйк !!!

Опубликовано: 23.11.2020

Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.

Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк.

Шул исәптән, 23 нче ноябрь көнне “Ландыш” балалар бакчасында зурлар катнаш төркем белән төрле чаралар үткәрелде. Иртәнге якта “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Интерактив тактада “Чаңгычыга иң куркынычсыз юлны сайла” дип исемләнгән  уенда балалар слайдтагы картина ярдәмендә чаңгычыга каршы якка дөрес чыгу юлын күрсәттеләр. Әңгәмәгә “Юка боз куркыныч” дип исемләнгән видео-өзек карап йомгак ясалды. Сөйләм теле эшчәнлегендә балаларга водолаз һөнәре турында мәгълүматлар сөйләнде. Балалар водолаз һөнәрен алу өчен кыю, батыр, көчле, җитез кебек сыйфатларга ия булырга  кирәклегенә нәтиҗә чыгардылар. Алган белемнәр физкультурадан  “Водолазлар ярдәмгә ашыга” дигән тематик белем бирү эшчәнлегендә төрле уеннар белән ныгытылды. “Ишкәк аяклар белән йөгерү”, “Батучыны коткар” (кыршау ярдәмендә балалар суда батучы баланы коткардылар), “Авырлыкларны җиңү” (гимнастик эскәмиядә шуып барып, коткару боҗрасы һәм аякка ишкәк аяклар киеп йөгерү), “Иң яхшы йөзүче” (коткару боҗрасы киеп гимнастик эскәмия буйлап йөгерү) уеннарында балалар үзләрен чын водолаз итеп тойдылар.

Көннең икенче яртысында “Куркынычсызлык әлифбасы” дигән видео-өзек карадылар. Бу өзектә балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды.

Кичке якта ата-аналар белән консультациялар оештырылды. Күчмә папкага “Көзге боз өстендә сак булыйк” дип аталган мәгълүмат куелды. Һәм балаларны сулыкларда, бозда игътибарсыз калдырмау, аларның тормышы һәм сәламәтлекләре өчен җаваплылык турында белешмәлелек белән таныштырып кул куйдырылды.

Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк!!!



К списку новостей