• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л
Телефон: +7(855)-633-45-93
E-Mail: mbdoudc11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш"
Руководитель: Мухаметзянова Гулия Вакиловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 5 педагогов

Новости

Сак булыгыз! "Көз һәм кыш көннәрендә боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре"

Опубликовано: 27.11.2020

Сак бул – юка боз!

Елгаларда су 10 сантиметр калынлыкта катса гына кеше өчен куркыныч булмый. Елга тамакларында, камышлыкларда боз юкарак була. Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак тора икән,  бозның калынлыгы 25 процентка  кими. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләп була: зәңгәрсу төстәге боз – ныклы, ак төстәгесе  юкарак, соры яисә саргылт булса,  ышанычсыз.
Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?
Бу очракта кулларны җәеп,  ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып, менәргә кирәк. Әгәр дә боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Кайсы ярдан килгәнсез, шул якка үрмәләргә  кирәк, чөнки анда боз тикшерелгән.
Әгәр дә Сезнең ярдәм таләп ителсә, нишләргә?
Озын таяк, такта, яисә бау табарга кирәк. Йә булмаса шарф, каеш һәм киемнәрне бергә  бәйләргә була. Бозга ятып, шушы әйберләр белән бәлагә таручы ягына шуыша башлагыз. Суга батучы янына җитәргә бер-ике метр калгач, туктарга һәм  таякны, тактаны яисә бауны сузып, бәлагә таручыны куркыныч зонадан чыгарырга тырышыгыз. Зыян күрүчене коткаргач, җылы урын табып, аның юеш киемнәрен салдырырга, тәнен спирт яисә аракы белән ышкырга, кайнар чәй эчерергә кирәк.



К списку новостей