Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
“Терроризмга юл юк”
Опубликовано: 07.09.2020Безнең балалар бакчасында терроризмга юл куймас өчен нинди чаралар үткәрелә соң? Беренчедән, балалар бакчасының ишегеннән атлап керүгә, ата-аналар өчен стенд эленеп тора. Анда терроризм белән ничек көрәшергә, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә дигән темага күрсәтмәләр эленә. Уку ылы башыннан боерыклар языла. Җыелыш беркетмәсе нигезендә кем нәрсә өчен җавап бирә боерык белән таныштырылып кул куйдырыла. Икенчедән, балаларны тик үз ата-аналарына, семья әгъзаларына гына тәгаенләп биреп җибәрәбез. Иртә кичен кем баланы бакчага китерә һәм алып китә шул кеше журналга кул куеп калдыра. Балаларын әти-әниләр үзләре ала алмаган очракта кем алырга тиеш икәненә гариза яза. Бу эш яңа уку елыннан башлана.Өченчедән, бездә бинага керү тәртибе саклана. Балалар бакчага килеп бетүгә сәг. 8.30 да 3 ишектә эчтән бикләнелә. Ишектә кыңгырау эленеп тора, без үзебез дә балалар бакчасына кыңгырау шылтыратып кына керәбез, чөнки барлык керү-чыгу ишекләре һәрвакыт ябык. Дүртенчедән, ата-аналар белән, шулай ук балалар белән реҗим вакытларында шөгелләрдә даими терроризм турында әңгәмә корабыз. Бездә куркыныч очраклар туганда полиция белән тиз бәйләнешкә керү кнопкасы бар. Тәрбиячедән башка балаларны кече тәрбияче дә саклый. Иртәнге сәгать 6 30 мин дә бүлмәләрне карап, тикшереп чыгабыз һәм ул көнгә берничә тапкыр кабатлана. Тәрбияче яки кече тәрбияче бүлмәләрдә шикле әйберләр, чит кешеләр булмавын конрольдә тота. Операторлар ягъни алар каравылчы вазифасында башкара балалар бакчасын бар яклап иртәсен кичен күзәтеп чыгалар. Балалар бер генә минутка да игътибардан читтә калмый. Балалар бакчасында саклык чаралары күрелсә, әлбәттә инде баланың хәвефсезлеге өчен курыкмыйча, әти-әниләр балаларын балалар бакчасына тыныч күңел белән озата.
К списку новостей