Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше.
Опубликовано: 23.02.2019Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәң дә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, әтиләребезнең әтиләре, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамаклары тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешеләребезне 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга үрнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
Әниләрне дә кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше –
Эйләнсәм дә бөтен дөньяны.
“Балам ” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күнелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез беәнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирәк!!!
К списку новостей