Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Хөрмәтле ата-аналар,балалар белән тизәйткечләр кабатлагыз.
Опубликовано: 16.11.2018Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана телендә дөрес сөйләргә, телебезнең мөмкинлекләрен, аһәңен, матурлыгын тоярга-сиземләргә, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Тел шомарткычлар — авазларны дөрес әйттерү өчен кулланыла торган шигъри әсәрләр.
Тукый, тукый тукыган,
Тугыз талны чукыган, (т, к)
Тау башындагы таллыкта
Тукраннар тукылдый, (т)
Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,
Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)
Чыбык-чабык дип чыгып чабып,
Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)
Күпер башында күп күркә,
Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)
Таулар биек таллардан
Тал бөресе балланган, (л)
Көчле кеше очлы шөшле
Белән шушы төшне тиште, (ш)
Җәйнең ямьле көннәрендә
Җиләк җыя Җәмилә, (җ)
К списку новостей