Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Юлларда сак булыгыз!
Опубликовано: 02.11.2018Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар.Без,11 нче номерлы “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячеләре бу проблемадан читтә калмаска булдык.Тәрбиячебез Егорова Гульназ Айрат кызы "Юлларда ,сак бул" дигән викторина уткәрде.Тәрбияченең дә төп максаты балаларга, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында булган белемнәрен тирәнәйтеп, яңаларын бирергә һәм тормышта шушы алган белемнәрен кулланып үзләренең һәм якыннарының тормышын саклап калырга өйрәтү иде.
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур.
К списку новостей