Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
Телефон: | +7(855)-633-45-93 |
E-Mail: | mbdoudc11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 41 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
Кул эшләрендә күңел җылысы
Опубликовано: 20.10.2018
Иҗат –бала үсешендә гадәти хәл, дип саный Л.С.Выготский. Ул- баладагы мөмкинлекләрнең иң табигый чагылышы. Иҗат итү вакытында логик фикерләү сәләте генә түгел, ә бәлки хис,тойгы, сиземли белү дә зур әһәмияткә ия. Иҗат мөмкинлекләре акыл эшчәнлегенә, шулай ук хыял- фантазияләргә дә бәйле. Баланың шәхес буларак үсеше өчен аның иҗтимагый әһәмияткә ия булган чор- яңа идеяләр, уй-фикерләр тудыра белүе мөһим. Нәкъ менә шундый эшчәнлек бала иҗаты дип атала.
Шуңа мәктәпкәчә тәрбиядә кул хезмәте бирүнең бурычы булып баланың һәрьяклы үсеше торырга тиеш. Балаларның ихтияр көчен, күзәтүчәнлеген, интелликтуаль һәм иҗади сәләтен үстерү- тәрбиячеләр һәм әти-әниләр алдында торган мөһим бурычлар.
Иҗат эшенә илтә торган баскычлар нәкъ менә шулар:
Кул хезмәтенә кызыксыну уяту, теләк, омтылыш булдыру;
Фантазияләрен баету, чагыштыру,гомумиләштерү, анализлау;
Күзаллый,тасфирлый белү, уй-фикер сәләтен үстерү;
Ясалган предметка карап, сөйләгәнне үстерү, сөйли белергә өйрәтү;
Игътибарлылык һәм хәтер күләмен арттыру;
Кул эшенең кызыклы, башкаларга охшамаган, үзенчәлекле булуы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә җитди нәтиҗәләр ирешергә ярдәм итә.
Поделка семьи Харисовых.
К списку новостей