• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Алгаевская начальная школа - детский сад» Мамадышского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422147, РТ, Мамадышский район, с. Алгаево, ул. Подгорная, д. 11
Телефон: +7(855)-632-49-44
E-Mail: Nalgm.mam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алгаевская НШ - ДС"
У нас учатся: 3 учащихся и 3 воспитанника (иностранных граждан нет)
У нас учат: 3 педагога

Уеннарда-хәрәкәт,хәрәкәттә-бәрәкәт

 

Уеннарда - хәрәкәт , хәрәкәттә – бәрәкәт.

(Сыйныфтан тыш чара )

Максат : 1.Хәрәкәтчән яңа төр уеннар белән таныштыру.

                2. Спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

                3. Балалрда коллективизм , намуслылык , кыюлык , ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлар : кечкенә һәм зур туплар , кыршаулар , пластмас сок шешәләреннән ясалган чаңгылар , агач таяклар , бруслар , шарлар , бау , пластмас кубиклар .

   Һәр башлангыч сыйныфтагы  ,  зурлар группасындагы балалар физик үсешләренә карап ике командага бүленәләр һәм музыка астында залга кереп тезеләләр.

Алып баручы :

                          Уеннар һәм ярышлар

Витамин кебек алар.

                           Күңелләрне үстерә

                            Йөрәкләргә көч бирә.

         “ Тузан суыргыч” уены. 

                     Дуслар килеп җиткәнче

                      Безнең уен – бәйрәмгә

                      Тузан суыргыч алып

                      Чүпләрне җыеп алыйк.

Командадагы балалар санынча кечкенә туплар , нәниләр өчен эрерәк туплар алына. Кулларны һәм аякларны тидермичә , тупларны залның икенче башында сызылган түгәрәк  эченә тәгәрәтеп кертергә кирәк . Кайсы команда алдан кертеп бетерә – шул җиңүче була.

         “Эстафета” уены.

                 Аякларга кыршау киеп

                 Йөгереп алыйк әле,

                Җитезлектә,өлгерлектә

                Сынашып карыйк әле.

Кулларга кыршау тотып, өстенә аяк белән басып , укучылар ян белән баралар, ә нәниләр ал белән йөгерәләр.

 

         “Туннель” уены.

Туннель аша чыгу кызык уен

Улҗитезлекне сорый.

 Дуслар ярышкан вакытта

  Көч бирми  торып булмый.

 

Балалар кыршау тотып түгәрәккә басалар . Беренче бала кыршавын идәнгә куя һәм тиз генә һәрбер кыршау эченнән чыга . Үз урынына килеп җиткәч , кыршавын өскә  күтәрә . Икенче бала хәрәкәтне дәвам итә . Барлык команда членнары чыгып беткәч ,кыршауларны өскә күтәрәләр.

         “ Еланның озынлыгы “ уены.

Идәнгә бау сузып салабыз .Балалар бау буенча ике аякта  бергә сикерәләр. Кайсы баланың адымымы азрак чыга - шул бала җиңүче була.

 

        5.   ”Пластмас кубиклар”

1.Пластмас кубикны аяк белән тәгәрәтеп алып баралар. Кире кайтканда йөгерәләр.

2. Кубикны баш өстенә куеп алып баралар.

3. Кубикны аркага куеп алып баралар.

         “ Стена “ уены.

      Балалар санынча кубиклар алына. Сигнал булуга беренче бала 1 кубикны алып йөгерә һәм билгеләнгән урынга куя . Калган балалар да берәм-берәм кубикларны тезә барып

“ стена “ясыйлар. Кайсы команда стенаны беренче төзеп бетерә – шул җиңүче була.

         “Каршылык аша чыгу”

Төзелгән “ стена “ аша сикерү . Сикергәндә кайсы команда кубикларны азрак ишә – шул җиңүче була.

         “Чаңгычы” уены.

Оста шудылар чаңгыда

Нәниләр калышмады.

Шулай булмый бу чаңгылар

Шешәләрдән ясалды.

 

Пластмас сок шешәләрен яткызып , аяк табаны формасы кисеп алабыз . Киселгән кырыена аякларны кисмәсен өчен, тукыма яки кәгазь ябыштырып куябыз . Аякка киеп шудырып барабыз.

 

         “ Цирк “ уены.

Авылда цирк юк дип

Аптырамагыз бер дә

Цирк карап китәрсез.

Килсәгез бүген безгә.

-Аякларны һәм кулларны як-якка җәябез . Уң аяк һәм уң кулга бер кыршау , сул аяк һәм сул кулга икенче кыршау киертеп , кызу-кызу баралар.

Ә нәниләр кыршау эченә ике кеше кереп йөгерәләр.

-Укучылар кабартылган шарларны маңгай белән терәп , ә нәниләр шарларны эч белән терәп алып баралар.

10.”Торна “

Җылы яктан, сагынып,

Торналар килгән безгә.

Торна кебек озын ботлы

Булдык әле без менә.

I II-IV сыйныф укучылары – агач таякларда ,ә нәниләр бау тагылган кечкенә борыслар киеп ярышалар.

11.“Волейбол”

Күп итеп шар кабартыла. Музыка уйный башлауга , балалар  шарлар белән волейбол уйныйлар , музыка тукталуга шарларны саныйлар. Кайсы команда ягында шарлар аз кала, шул команда җиңүче була.

Жюри җиңүче команданы билгели. Балаларга бүләкләр тапшырыла.