• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Алгаевская начальная школа - детский сад» Мамадышского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422147, РТ, Мамадышский район, с. Алгаево, ул. Подгорная, д. 11
Телефон: +7(855)-632-49-44
E-Mail: Nalgm.mam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алгаевская НШ - ДС"
Руководитель: Аскарова Рахима Зуфаровна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 3 учащихся и 3 воспитанника (иностранных граждан нет)
У нас учат: 3 педагога

Сәламәтлек

 

                       Сәламәтлек – үзе бәхет!

 Әйе, кешенең иң зур, иң кыйммәтле байлыгы – сәламәтлек. Озак һәм бәхетле яшисе килгән һәр кеше, иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

 

      Сәламәтлек өчен зарядка ясауның әһәмияте зур. Һәркөн иртән зарядка ясарга ясарга иренмәскә кирәк. Зарядка ул күңелне күтәрә, тәнгә көч өсти. Иртәнге зарядка,спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар көчле, нык, сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.

 

       Безнең балалар бакчасында да нәниләребез һәркөн иртән физзарядка ясыйлар. Балаларга төрле хайваннар булып йөрү, солдатлар кебек төз, туры, матур атлап йөрү бик ошый.

 

     “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип борынгылар белми әйтмәгән. Адәм баласы, тугач, бишектә яткан чакта ук хәрәкәтләнә.

Кулларын – аякларын селкетә, зкренләп әйләнә, утыра, йөри башлый. Хәрәкәтләнгән саен ул дөньяны күбрәк таный, буыннары ныгый.

 

  Хәрәкәтле уеннар балаларның яраткан шөгыле. Хәрәкәтле уеннар аша балаларның үсеше дә арта: хәрәкәтләре камилләшә, сөйләм теле шомара, дөньяга карашы үзгәрә.

 

Татар халык уеннарыннан төзелгән физкультура шөгыле:

1.  Колоннада бергәләп йөрү. Балалар түгәрәккә басалар. Санамыш ярдәмендә бер “эт” сайлыйлар. Калганнары “куян” була.

    Каенда – карга,

    Имәндә – чыпчык,

    Һавада – кош,

    Бар син оч!

 

Шул сүзләрдән соң Куяннар йөгерешеп китәләр. Эт берәр Куянны тотып: “Һау”,- ди.Шуннан сон тотылган Куян эткә әйләнә, ә эт куян була. Шул рәвешле уен берөзлексез дәвам итә.

2.  Гомуми үсеш күнегүләре.

“ Әйт, күгәрчен” уены.

Балалар кулга–кул тотышып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер бала чыгып баса. Ул уенны алып баручы һәм җыр башлаучы була. Салмак көйгә балалар түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җырның эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтләрне бергәләп башкаралар.

Тәрбияче: Әйт, күгәрчен, син генә,

                  Киленәр ничек йөри?

Балалар: Ул шулай да, ул болай,

                 Киленнәр йөри шулай.

 

 

(яулык тотып аяк очында йөриләр).

 

 

 

Тәрбияче: Әйт, күгәрчен, син генә,

                  Ничек җилләр исәләр?

Балалар: Ул шулай да, ул болай,

                Җилләр исәләр шулай.

(Ике кулны күтәреп уңга,сулга иелү).

Тәрбияче: Әйт, күгәрчен, син генә

                   Ничек бака сикерә?

Балалар: Ул шулай да, ул болай

                 Бака сикерә шулай.

(чүгәләп утырырга,зал буенча сикереп йөрергә).

 

Тәрбияче: Әйт, күгәрчен, син генә,

                  Ничек йөзә көймәләр?

Балалар: Ул шулай да, ул болай

                 Көймәләр йөзә шулай.

(Чүгәләү, кулларны өскә күтәреп басу, кулларны билгә куеп чүгәләү).

Тәрбияче:  Әйт, күгәрчен, син генә,

                   Ничек үсә агачлар?

Балалар:  Ул шулай да, ул болай,

                 Шулай үсә агачлар.

 

(Куллар билдә, аяклар әз генә аерып куела. Уңга, сулга иелү яисә кулларны алга, артка селтәү).

 

Тәрбияче: Әйт, күгәрчен, син генә,

                  Киленнәр ничек йөри?

Балалар: Ул шулай да,ул болай,

                 Киленнәр шулай йөри.

(Яулык очын тотып, аяк очында йөриләр).

 

 Төп хәрәкәт төрләре

1.  “Йомырка” уены. Шобага ярдәмендә уенны башлаучыны сайларга һәм аңа туп бирергә. Балалар түгәрәккә басалар. Алып баручы тупны волейбол уйнагандагы кебек берәр балага бирә (ике кул белән астан). Ул бала икенче балага. Уен шулай дәвам итә. Кем дә булса тупны ычкындырса, ул “йомырка” булып түгәрәккә кереп утыра(уртага). Түгәрәккә бер генә кеше басып калганчы уен дәвам итә. Әгәр уртадагы “йомырка”лар тыштагылар уйнаганда, чүгәләгән килеш тупны эләктерә алсалар, барлык “йомыркалар” да түгәрәктән чыгып, уйнарга хокук алалар. Туп кемнең кулыннан “йомырка”га эләккән, ул алар урынына кереп утыра. Уен дәвам итә.

2.   

“Төлке һәм тавыклар” уены. Тукмак әйләндереп Төлке сайлана. Калган балалар “тавыклар”. Алар “кетәклектә”. Төлке билгеле бер урында тора. Тәрбияче сигнал биргәч, Төлке “кетәклеккә” кереп, тавыкларны тота бер аякка басып торганнарын тотарга ярамый. Төлке беренче булып тоткан тавык төлке була. Уен шулай дәвам итә.

3.   Хәрәкәтле уен. “Аучылар һәм үрдәкләр”. “Үрдәкләр”, “аучы” дип санап беренчесе үрдәк, икенчесе аучы һ.б. “Үрдәкләр” түгәрәкләр уртасында очып йөриләр. Аучыларга түгәрәк эченә керергә ярамый, алар туп белән Үрдәкләргә аталар, ә алар исә туп тиюдән качалар. Туп тигән үрдәк чыга, башка уенда катнашмый. Түгәрәк эчендә бер Үрдәк тә калмагач, командалар урыннарын алыштыралар. Үрдәкләрне тизрәк атып бетергән команда җиңеп чыга.

4.  Тыныч уен. “Туп йөртеш”. Санамыш, шобага ярдәмендә көтүче сайлап куялар. Калганнары көтүчене уртада калдырып,кысылыбрак

түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар.Берсенең  кулында кечкенә туп була. Аны ул кулдан-кулга йөртә башлый. Көтүче бу акытта күзен йомып тора. Бераздан балалар “Туп кемдә?”- дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес җавап бирсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Уен шулай дәвам итә.