Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей "Инноватика" с.Усады Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422616, Республика Татарстан, м.р-н Лаишевский, с.п. Столбищенское, с. Усады, ул. Габдуллы Тукая, зд. 7 |
| Телефон: | +7(843)-782-42-01 (доп. номер 89969050290) |
| E-Mail: | licey.innovatika@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Многопрофильный лицей "Инноватика" |
| Руководитель: | Булатова Наталья Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 2024 |
| У нас учатся: | 1550 обучающихся из них 20 иностранных гражданина |
| У нас учат: | 90 педагогов |
Новости лицея
Лицеебызда Тукай атналыгы тәмамланды!
Опубликовано: 27.04.2026
Лицеебызда Тукай атналыгы тәмамланды!
Бүген безнең күппрофильле лицеебызда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган татар теле атналыгына йомгак ясалды. Атналык иҗади рухта, бик җанлы һәм кызыклы узды!
Атналыкның иң якты мизгелләре:
Укучылар Тукайның үлемсез әсәрләреннән өзекләр яздылар, үзләренең грамотлылыгын һәм туган телгә мәхббәтләрен күрсәттеләр.
Мастер-класслар: Укучыларыбыз үз куллары белән матур милли брошьләр ясарга өйрәнделәр.
Укытучылар өчен иҗат: Педагогларыбыз да читтә калмады — алар өчен милли кыстыргычлар (закладкалар) ясау буенча махсус мастер-класс оештырылды.
Интеллектуаль уеннар: Квизлар, квестлар һәм КВН аша Тукай иҗатын заманча форматта өйрәндек.
Ачык дәресләр: Интерактив һәм интеграцияләнгән дәресләрдә шагыйрьнең тормыш юлына яңа күзлек белән карадык.
"Татарча диктант" акциясе. Балалар һәм өлкәннәр үзләренең туган телне белү дәрәҗәсен сынап карады.
Тукай мирасы — безнең рухи байлыгыбыз. Бу атналык һәрберебезнең күңелендә милли горурлык хисен яңартты! 

К списку новостей











