Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малоелгинская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы “ Кече-Елга урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Лаишевский район, с.Малая Елга, ул. Березовая, дом 1 |
Телефон: | +7(843)-783-25-55 |
E-Mail: | m-elgisch55@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Малоелгинская СОШ"/МБГБУ “ Кече-Елга урта гомуми белем мәктәбе” |
Руководитель: | Валиуллин Миннехан Каримович |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 45 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малоелгинская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы “ Кече-Елга урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 02.03.2020
Мәктәптә 2.03-10.03 кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Бүген атналыкны ачу, мастер-класс үтте.
-
Сугыш еллары җырлары... 22.02.2020
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә" Сугыш чорындагы җырлар" дигән исем астында чара үтте. Мондый чаралар балаларга Ватаныбызның тарихы һәм совет солдатларының батырлыклары турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.
Җыр сугышның беренче көннәреннән солдатлар белән бергә Туган ил өчен стройга басып азаккы көннәренә хәтле тузанлы һәм төтенле юллардан үткән. Җыр халыкка Сугышта җиңеп чыгарга булышкан. Еллар үтте, илдә булган сугыш яралары төзәлде, тик сугыш еллары җырлары бүген дә йөрәкләрне тетрәндереп янгырый. Алар һич тә картаймадылар, алар бүген дә сафта. Һәрбер хәрби җыр – үз тормышы һәм тарихы булган чын шедевр.
Чараның барышында хәрби җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштыла, «Зәңгәр яулык», «Изге сугыш» һәм башка сугыш елы җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
"Кызыл йолдыз"акциясе 17.02.2020
-
Бөек Җиңүгә 75 ел 14.02.2020
Бөек Җиңүгә75 ел уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары бүлмәсендә күргәзмә ачылды. "Кабарынкы йолдыз" конкурсы игълан ителде.
-
Февраль аенда илебез герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. 11.02.2020
Февраль аенда илебез герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр күп. Фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары белән танылган герой- шагыйрь Муса Җәлил кебекләр кул бармаклары белән санарлык .Шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар кысаларында 2 нче сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Какдыйрова Р.Н.) сыйныф сәгате үтте. Укучылар Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, шигырьләренә рәсем ясаганнар. Сыйныф бүлмәсендә Муса Җәлилнең иҗатына һәм туган көненә багышланган китап кургәзмәсе куелган.
-
Тарих кайдан башлана... 11.02.2020
Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә"Тарих кайдан башлана?" дигән исем астында күргәзмә куелды.. Әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән авылыбыз кешеләре, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр.
-
"Лыжня России-2020" 08.02.2020
Сегодня на лыжной трассе в районе состоялся муниципальный этап открытой Всероссийской массовой гонки «Лыжня России – 2020». «Лыжня России-2020» принесла победы и призовые места.
Администрация школы поздравляет и благодарит участников «Лыжня России-2020» с успешным участием в соревнованиях и достойное представление на них.
Спасибо!!!
-
Февраль ае- хәрби-патриотик айлык 08.02.2020
Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр...
Мәктәптә февраль ае - хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Шул айлык кысаларында мәктәптә чаралар үтә. Башлангыч сыйныфлар укучылары сугыш турында фильм карадылар. Ул сугыш турында булуына карамастан, фильмнан игелеклелек балкый. Бүген безгә бик кирәкле булган чын патриотизм турында. Балалар өчен Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, аны буыннан-буынга тапшырып, безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргән якташларыбыз белән горурлану һәм ихтирам итү бик мөһим. Балалар Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белсеннәр һәм онытмасыннар иде, анда кемнең җиңүен һәм нинди кыйммәт бәя белән бирелүен белсеннәр иде
-
Җиңүнең 75 еллыгын каршылап 07.02.2020
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата үткәрелгән сыйныф сәгатендә башлангыч сыйныф укучылары герой-пионерлар белән таныштылар.
-
Фән атналыклары старт алды
04.02.2020
Мәктәптә фән атналыклары старт алды.География атналыгы кысаларында 5-11 нче сыйныф укучылары арасында интеллектуаль уен үтте.