МБДОУ «Малоелгинский детский сад Лаишевского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениясе Кече Елга "Алтынчәч" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Малые Елги |
Телефон: | +7(843)-783-23-63 |
E-Mail: | mbdou-altinchech@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Малоелгинский детский сад "Алтынчэч" |
Руководитель: | Киямова Лилия Альбертовна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 24 |
У нас учат: | 2 |
Новости детского сада "Алтынчэч"
Тукай-безнең күңелләрдә.
Опубликовано: 04.05.2022Безнең "Алтынчэч" балалар бакчасында сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнделәр. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды.Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең күңелләрдә горурлык һәм якты хис уята.
К списку новостей