МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Бер очрашу үзе бер гомер. 08.10.2013

7 октябрь көнне мәктәбебезнең бер төркем укучысы 9 сыйныф җитәкчесе Илалтдинова Раушания белән бергәләп Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбенә ."Сабантуй" газетасының баш редакторы, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Алмаз Гыймадиев, шулай ук Алинә һәм Алмаз Хәмзиннар белән иҗади очрашу кичәсендә булып кайттылар. Укучыларга “Казан утлары” журналы һәм “Сабантуй” газеталарын бүләккә тараттылар. Яңа елдан балалар өчен “Сабантуй” газетасы яңа форматта чыгарылачагы хәбәр ителде. Укучыларыбыз бу периодик басмаларга һичшиксез язылырга дигән фикер белән, очрашудан алган шатлыклы хисләргә чумып, тизрәк туган мәктәпләренә, бүгенге көндә ишеткән яңалыкларны иптәшләре белән уртаклашырга ашыктылар.
-
Игътибар олимпиадалар!
07.10.2013
Урмышлы мәктәбендә Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп туры старт алды.Ул 1.10-15.11 кадәр дәвам итәчәк. Укучыларга уңышлар телибез!
-
4 октябрь- Гражданнар оборонасы көне 04.10.2013

3.10.2013 көнне чыгарылган 122 нче № лы приказ нигезендә Гражданнар оборонасы чаралары үткәрелде
-
Укытучылар көне 03.10.2013

3 нче октябрь көнне мәктәптә Укытучылар көне уңаеннан ветеран укытучылар белән бәйрәм үткәрелде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген Өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел.
Укучылар бу көнне традиция буенча авылыбызның барлык өлкәннәрен бәйрәм белән котладылар.
-
Акция "Мәктәбеңә ярдәм ит"
01.10.2013
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясен игълан итте.
Безнең ярдәмчеләр:
Хабибуллин Фәнзәт Зиннәтулла улы
Фарзиев Өлфәт Әкрәм улы
Фарзиев Илгизәр Әкрәм улы
РӘХМӘТ!
-
"Сөмбелә" бәйрәме 27.09.2013

27 сентябрь көнне мәктәбебездә "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды
-
Акция "Наркотикларга-юк!" 24.09.2013

Мәктәптә "Наркотикларга -юк!" айлыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлар өчен: Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы - дигән темага әңгәмәләр үткәрелде.
24-нче сентябрьдә урта звено өчен әңгәмәләр "Тормыш бер генә" темасы астында үтте.
-
Кросс нации - 2013 21.09.2013

-
Ата-аналар җыелышы 20.09.2013

20нче сентябрьдә ата-аналарның гомуми җыелышы үтте. Мәктәп директоры Рузалия Хабибуллина ата-аналарны "Наркотикларга-юк!" айлыгы, аның планы белән таныштырды. Директор урынбасары Сахабутдинова Резидә "Аралашу психологиясе" темасына чыгыш ясады.













