МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
E-Mail: | Urmschla@list.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1923 |
У нас учатся: | 27 |
У нас учат: | 9 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Кышкы каникуллар
27.12.2014
Укучыларның кышкы каникуллары 29нчы декабрьдән 11 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Каникул вакытында мәктәп ишекләре укучылар өчен һәрвакыт ачык, алар өчен кызыклы эшләр планлаштырыла.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез!!!!
27.12.2014
29нчы декабрь көнне сәг 9.00да Урмышлы мәктәбендә ""Чыршы әйләнәсендә"" дип аталаган бәйрәм-тамаша була. Рәхим итегез!!!!
-
Огонёк-2014
26.12.2014
Бүген 7-9 сыйныфлар өчен чыршы янында "Огонек-2014" бәйрәме үтте. Шүрәле, убырлы, Кыш бабай, Кар кызы, чит илдән делегацияләр дә бар иде бәйрәмдә. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Чисталык дәресе
25.12.2014
Химия-биология укытучысы Фарзиева М.Р. җитәкчелегендә Чисталык дәресе үткәрелде. 8 сыйныф укучылары үзләренең презентацияләре белән таныштырдылар. Башлангыч класс укучылар шигырьләр сөйләделәр. Чыгышлар азагында укучыларга мөрәҗәгать кабул ителде.
-
Ата-аналар җыелышы
25.12.2014
Бүген 17.00 сәгатьтә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды: 1. Тәрбияви темага 9 класс җитәкчесе Фарзиева М.Р.чыгышы. 2.Директор урынбасарлары Сахабутдинова Р.И. һәм Хисамова Э.Н. икенче чиректә укыту һәм тәрбия эшләренең торышы турында. 3. Янгын куркынычсызлыгы буенча ата-аналарга инструктаж (ДЮП җитәкчесе Илалтдинова Р.В.)4.Төрлеләр.
-
Котлыйбыз!
24.12.2014
Бөтенроссия олимпиадасының район турында татар әдәбиятыннан беренче урын алган 9 сыйныф укучысы Абдуллина Илсинәне (җитәкче Хабибуллина Р. Н.), призер булган 8 сыйныф укучысы Локманова Лиананы (җитәкче Мифтахова С.И.) котлыйбыз!!!! Илсинәгә республика турында да сынатмавын телибез!!!!
-
Котлыйбыз!
23.12.2014
Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында татар теленнән 1 урын яулаган Шайхулова Гөлназны(9кл), призер булган Мустафина Айгөлне (9кл) һәм аларның җитәкчеләре Хабибуллина Рузалия Наил кызын котлыйбыз! Гөлназга республика турында да сынатмавын телибез!
-
Ачык дәресләр
23.12.2014
Заманча дәрес структуралары белән эшләү буенча ачык дәресләр күрсәтү дәвам итә. Бүген география укытучысы Газизова Р.М. 7 сыйныфта "Австралия" темасы буенча дәрес күрсәтте.
-
Пожар куркынычсызлыгы турында инструктажлар
22.12.2014
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышыкы каникул. Шул уңайдан мәктәбебезнең "Яшь янгын сүндерүчеләр" дружинасы һәм җитәкчесе Илалтдинова Р.В. укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр, "Противопожарная безопасность в новогодние праздники" исемле стенд ясап куйдылар. Бәйрәмнәр һәм каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен!
-
19.12.2014
Бүген 9нчы сыйныфлар мәктәп тирәсен һәм фоены Яңа ел бәйрәменә бизәү эшен төгәлләделәр. Сыйныфлар да бәйрәм каршыларга әзер. Мәктәбебез балкып тора!