МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 22 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
29.05.2026

-
Чыгарылыш иртәсе. 15.05.2026

Бәйрәмчә бүген киендем,
Нигә шат минем күңел?
Чөнки, мәктәпкә барамын,
Ул сезгә бакча түгел.Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, тәртипле,тырыш малаебызны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Мәктәп тормышында да истәлекле вакыйгаларың күп булсын дигән теләктә калабыз.
-
Тузганак көне. 13.05.2026

Тузганак-кояш, шатлык һәм балачак символы. Ул хәтта ел саен 13 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм объектына да әверелде. Тузганак көнен нәкъ бүген бәйрәм итү традициясе ничек барлыкка килгән соң?Тузганаклар көне тарихы тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Риваять буенча, бервакыт яз көне бер кечкенә кыз соры язгы буяулар арасында ачык сары чәчәк күргән. Ул аны әнисенә кояшлы чәчәк белән сөендерү өчен бүләк итәргә булган. Бу гамәл күпләрне рухландырып, тиздән бөтен ил буйлап таралды.Бәйрәм өчен нәкъ 13 май көнен сайлауның да үз мәгънәсе бар. Һәр кешенең дә май ае гадәттәгечә табигатьнең уянуы, тормышның чәчәк атуы һәм яңа сезонның башлануы белән күз алдына килә. Чәчәкләр арасында беренчеләрдән булып барлыкка килгән тузганаклар – җәй башын һәм җылы көннәр башлануын хәбәр итә.
-
Җиңү бәйрәме. 08.05.2026

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бакча балалары да митингта сугышта катнашкан әби-бабаларын искә алып шигырләр сөйләделәр.Бәйрәм рухы балалар күңелендә тирән истәлек булып калсын.
-
Җиңү тәрәзәләре. 04.05.2026

Безгә Җиңү бүләк иткән батырларыбызны хөрмәт итеп, Җиңү бәйрәме алдыннан, бакчабызның тәрәзәләрен бизәдек. Илебезгә тыныч күк йөзе алып килгән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Татарча диктант "акциясе 28.04.2026

25 нче апрель көнне Урмышлы мәктәбе дә "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Габдулла Тукайның "Бәхет" хикәясен яздык һәм күмәк "Туган тел" не җырлап тәмамладык.
-
Республикакүләм "Ябалак"олимпиадасы 25.04.2026

25 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә татар телендә республикакүләм “Ябалак” фән олимпиадасы узды. Бу елны олимпиада Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Рөстәм Нургали улы каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелде. Бу олимпиадада укучылар берьюлы берничә фәннәр буенча: 3-4 нче сыйныфлар математика, татар теле, әйләнә-тирә дөнья; 6 нчы сыйныфлар татар теле,математика, география, биология, тарих фәннәреннән үз көчләрен сынап карадылар. Олимпиаданың төп үзенчәлеге шунда: фәннәрне яхшы белү генә җитми, аларны татар телендә дә белү шарт.
“Ябалак" олимпиадасында Лениногорск районы Урмышлы мәктәбеннән 4 укучы: 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Сәет, 4 нче сыйныф укучысы Мугинов Салават, 6 нчы сыйныф укучылары Минибаев Алмаз һәм Хәбибуллин Сабир катнаштылар.
Минибаев Алмаз һәм Хәбибуллин Сабир олимпиаданың призерлары булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән остазларын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! -
Муниципаль бәйге “Без – Тукай оныклары!” 24.04.2026

Бүген В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары арасында “Без – Тукай оныклары!” исеме астында муниципаль бәйге уздырылды.
Бәйге Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнү аша балаларда татар милли үзбәяләрен, туган телгә мәхәббәт һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Бәйгедә катнашучылар беренче этапта үзләренең “Таныш булыгыз менә...” исеме астында визит карточкасын тәкъдим итттеләр. Икенче этапта “Мин – Тукай оныгы” исеме астында шигырьләр сөйләделәр.
Өченче этапта “Интеллектуаль бирем (Викторина)”
Әлеге бәйгенең өч этабын да уңышлы үтеп, 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Мәрьям 2 урынга лаек булды. Җитәкчесе –Хабибуллина Рузалия Наил кызын, Мәрьямне котлыйбыз!
-
"Тукай яши безнең күңелләрдә." 23.04.2026

Татар халкы булган җирдә Тукай бар,татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк. Безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар шагыйребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр,"Туган тел" җырын башкардылар.
-
Всероссийская акция "Диктант здоровья" 22.04.2026

В Урмышлинской ООШ учителя, сотрудники, обучающиеся и родители приняли участие в первом этапе Всероссийской акции "Диктант здоровья" - "Здоровая улыбка и чистые руки". Цель акции сделать знания о здоровье доступными и полезными для каждого жителя страны, от школьника до людей старшего поколения.













