• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимяшевская средняя общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район” Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423280, Республика Татарстан, Лениногорский район, селоТимяшево, ул. Школьная, д. 2а
Телефон: +7(855)-953-70-01
E-Mail: stim.len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тимяшевская СОШ"
Руководитель: Снурницин Юрий Алексеевич
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: 240
У нас учат: 32

Новости Тимяшевской средней общеобразовательной школы

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.

Опубликовано: 28.02.2015

Бүген  белем йортыбызда татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дигән исем астында 2-9 нчы сыйныф укучылары өчен шигырь бәйрәме узды. (Оештыручы:  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Солтанова Резеда Ризит кызы). Шагыйрьләребезнең Җиңүгә ышаныч тудыручы, дошманга нәфрәт хисе белән сугарылган иҗат җимешләре укучылар тарафыннан бик матур башкарылды. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә чыгучы фронт газеталары белән таныштырган, дәһшәтле чорда иҗат иткән фронтовик шагыйрьләребез турында мәгълүмат белән үрелеп барган, укучыларның сәнгатьле сөйләм осталыгын чагылдырган шигырь  кичәсе һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфларның татар һәм рус телле укучылары һәр әсәрне аерым бер горурлык хисе белән башкарды. Жюри  әгъзалары барлык катнашучыларны да уңай бәяләде һәм киләчәккә үзләренең  матур иҗади теләкләрен теләде.

Нәтиҗәләр:

Татар төркеме:

I урын: Галләмова М. (4а сыйныфы)

              Фәхретдинов А. (8а сыйныфы)

II урын: Сәйфетдинов И. (2 сыйныф)

                Билалова А.(6нчы сыйныф)

                Зиатдинова Р. (7а сыйныфы)

                Хәмидуллина С. (6 сыйныф)

III урын: Кашапова Э. (3 сыйныф)

                  Вилданова Д. (6 сыйныф)

Рус төркеме:

I урын:  Малыхина О. (7б сыйныфы)

II урын:  Мишев А. (4б сыйныфы)

                 Айданова Л.(5б сыйныфы)

                 Галимова Р. (5б сыйныфы)

III урын:  Белофастова К. (3 сыйныф)

 Афәрин!  Рәхмәт укучылар!



К списку новостей