муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимяшевская средняя общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район” Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423280, Республика Татарстан, Лениногорский район, селоТимяшево, ул. Школьная, д. 2а |
Телефон: | +7(855)-953-70-01 |
E-Mail: | stim.len@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимяшевская СОШ" |
Руководитель: | Снурницин Юрий Алексеевич |
Год основания учреждения: | 1933 |
У нас учатся: | 240 |
У нас учат: | 32 |
Новости Тимяшевской средней общеобразовательной школы
Мәктәптә Тукай көннәре
Опубликовано: 25.04.2014Мәктәбебезнең күркәм традициясе булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган атналыкта төрле чаралар үткәрелде: “Тукай безнең йөрәкләрдә” исеме астында сыйныф сәгатьләре, Иң оста шигырь сөйләүчеләр, сәхнәләштерү бәйгесе, китап, рәсем күргәзмәләре, 1-3 нче сыйныф укучылары арасында “Тукай абыебыз тормышы...” дип аталган викторина. Атналыкта укучыларыбыз бик теләп һәм шатланып катнаштылар.
Районкүләм үткәрелгән Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә безнең мәктәп укучысы Билалова Ләйсән, “Иң оста шигырь сөйләүче” буларак, II урынны алуы да зур шатлык. Ләйсән үзе дә шигырьләр иҗат итә, димәк мәктәбебездә Тукай рухы яши, дәвам итә.
Иң оста шигырь сөйләүчеләр бәйгесе нәтиҗәләре:
Фәррахова А.(1, татар төркеме) – I урын
Галләмова М. (3а, татар төркеме) – I урын
Ситр Р. (3б, рус төркеме) – III урын
Әфәндиева Л. (4, татар төркеме) – III урын
Вилданова Д. (5, татар төркеме) – II урын
Гайнетдинова А. (5, татар төркеме) – II урын
Билалова А. (5, татар төркеме) – I урын
Зиангирова А. (5, рус төркеме) – II урын
Дунаева К. (5, рус төркеме) – I урын
Сөләйманова А. (6а, татар төркеме) – II урын
Илларионов С. (6б, рус төркеме) – II урын
Бикаева И. (7а, татар төркеме) – I урын
Тяпушкина Л. (7б, рус төркеме) – I урын
Рахманова А. (8а, татар төркеме) – I урын
2нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерделәр һәм I урын яуладылар.
Тукаебыз безнең күңелләребездә мәңге яши һәм үрнәк булып балкый.
К списку новостей