• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимяшевская средняя общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район” Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423280, Республика Татарстан, Лениногорский район, селоТимяшево, ул. Школьная, д. 2а
Телефон: +7(855)-953-70-01
E-Mail: stim.len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тимяшевская СОШ"
Руководитель: Снурницин Юрий Алексеевич
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: 241
У нас учат: 32

Новости Тимяшевской средней общеобразовательной школы

“Г.Утыз Имәни укулары - 2024”

Опубликовано: 01.11.2024

1 нче ноябрь көнне Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга  булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 270 ел булу уңаеннан “Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2024”  төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесе Санатуллин Вәгыйз Сәмигулла улы,  Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе методисты Халикова Тәслимә Рифкать кызы,  Тимәш авылы җирлеге башлыгы Сөләйманова Халидә Хәлил кызы,  Яр Чаллы шәһәреннән, филология фәннәре докторы, профессор  Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы,  Әлмәт шәһәреннән язучы, төбәк тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләрен төзүче Ямаева Әлфия Фәрит кызы,  Россия һәм Башкортостан республикасының халык артисты, Загир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Бабичева Танчулпан Даһи кызы, Загир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының 2нче һәм 4нче курс студентлары, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе,  шагыйрь  Шәмсуаров Таһир Ярулла улы, Тимәш авылы депутаты, җәмәгать эшлеклесе  Габидуллин Айрат Хадит улы, Тимәш мәктәбенең ветеран укытучысы Габидуллина Венера Исхак кызы, шагыйрә, музыкант, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы Кәбирова Гөләндәм Зәки кызы, Лениногорск, Чирмешән, Норлат районнарыннан  укытучылар һәм укучылар  катнашты. Кызганыч,  Самара өлкәсе Шонталы районы Денис авылы “Белем бирү үзәге”ннән коллегаларыбыз килә алмады.

Конференция пленар һәм практик өлешләрдән торды. Пленар өлешендә килгән кунаклар Г.Утыз Имәни тормыш юлы һәм иҗатын ачыклаучы  доклад белән чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар  күренекле шагыйрьнең татар әдәбиятына һәм мәгърифәт өлкәсенә керткән өлешен чагылдырдылар.

Практик өлештә конференция кысаларында ике юнәлештә кабул ителгән эшләргә  нәтиҗәләр ясалды. Укытучылар өчен читтән торып дәрес, мастер-класс эшкәртмәләре бәйгесе  булса,  укучылар өчен Г. Утыз Имәни хезмәтләрен сәнгатьле сөйләү, яисә сәхнәләштерү (видеоязма) бәйгесе  иде.

Жюри әъзалары татар теле һәм әдәбияты укытучыларның район методик берләшмә җитәкчесе, Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаррахова Динара Рамил кызы,  Лениногорск шәһәренең 11 нче Гимназия директоры урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәмигуллина  Венера Минсәгыйть кызы,  М. Горький исемендәге Зеленая Роща урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Гөлфия Ринат кызы, Лениногорск шәһәре 11 нче Гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касимова Лилия Әмир кызы әлеге эшләр арасыннан, нигезләмә буенча бөтен таләпләргә дә туры килерлек эшләрне сайлап алдылар һәм җиңүче укучылар  конференциягә  чакырылды.

“Шагыйрь, гыйлем, әхлак – мәңгелек солтаны, күзәтә күк өстән тынмас шагыйрь җаны“ исемле укучылар өчен Г.Утыз Имәни поэмаларыннан өзекләр сөйләү, сәхнәләштерү бәйгесе нәтиҗәләре:

I урын - Хәбибуллин Сабир, Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф  укучысы; Сәитова Язилә, Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф  укучысы; Мортазина Рүзилә, Иске Иштерәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф  укучысы; Мортазин Рамазан,  Лениногорск шәһәре 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф  укучысы;

II урын - Җиһаншин Дамир,  Лениногорск шәһәренең  10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;

III урын -   Вилданова Лилия, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең  5 нче сыйныф укучысы;

Мифтахов Аяз,  Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф  укучысы;

Катнашучылар:

Зарипова Элина, Лениногорск шәһәренең 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;

Вафина Риана, Лениногорск районы Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү  мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы;

Вилданова Дилә, Лениногорск районы В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;

Кәримов Даниэль, Лениногорск районы Зәй-Каратай  төп гомуми белем бирү  мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы;

Ганиева Назилә, Норлат районы Кизләү төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

Төхфәтуллина Дилбәр, Чирмешән районы Утыз Имән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

Гатадинова Сөмбел, Лениногорск районы Куакбаш төп гомуми белем бирү  мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

 “Тәрбия һәм уку-укыту процессында Г.Утыз Имәни хезмәтләрен файдалану тәҗрибәсе” номинациясендә дәрес эшкәртмәсе, мастер-класс  бәйгесе нәтиҗәләре:

Дәрес эшкәртмәләре буенча

I урын - Солтанова Резеда Ризит кызы,  Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы;

II урын - Хәкимова Гөлназ Җәдит кызы, Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы;

III урын - Сафина  Наҗия Җәмил кызы,  Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы;

Төхфәтуллина Рамилә Галим кызы, Чирмешән районы Утыз Имән мәктәбе укытучысы;

 Ганиева Иркәнур Исламнур кызы, Норлат районы Кизләү мәктәбе укытучысы.

Мастер-класс эшкәртмәләре  буенча

I урын -  Фаррахова Динара Рамил кызы, Лениногорск районы  Иске Писмән урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, Фаррахова Гөлнара Рамил кызы, Лениногорск районы  Урман Асты төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы; Мортазина Әлфирә Фатих кызы һәм Нуруллина Зилә Сагыйт кызы, Лениногорск шәһәре 4нче урта белем бирү мәктәбе укытучылары;

II урын - Өметбаева Резида Кәрам кызы, Лениногорск районы Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы; Әхмәтҗанова Зөлфия Юрат кызы, Лениногорск шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы;.

III урын  - Муллагалиева Алсу Вил кызы,  Лениногорск районы Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.

Конференция барышында кунакларга “Г.Утыз Имәни мирасы”, “Хезмәт һәм сугышчан дан”  мәктәп музейларына, Г.Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекска, Г. Утыз Имәни төрбәсенә экскурсия оештырылган иде.

Бәйрәмнең күрке булып,  Россия һәм Башкортостан республикасының халык артисты, Загир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Бабичева Танчулпан Даһи кызы җитәкчелегендә, Уфа Дәүләт сәнгать институты студентларының  “Бу дөньяда эзең калсын дисәң” әдәби-шигъри композициясе булды.

Әлегедәй очрашулар дәвам итсен, ничә еллар дәвамында үрелеп килгән туганлык җепләре өзелмәсен, милләтебезгә, халкыбызга, телебезгә, тарихыбызга булган горурлык хисләре сүрелмәсен иде дигән теләкләр белән барчагызга иминлек, иҗади  уңышлар телибез.

Г.Утыз Имәни рухы, мирасы халкыбыз күңелендә мәңге саклансын!

 



К списку новостей