• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимяшевская средняя общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район” Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423280, Республика Татарстан, Лениногорский район, селоТимяшево, ул. Школьная, д. 2а
Телефон: +7(855)-953-70-01
E-Mail: stim.len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тимяшевская СОШ"
Руководитель: Снурницин Юрий Алексеевич
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: 240
У нас учат: 32

Новости Тимяшевской средней общеобразовательной школы

“Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2019”.

Опубликовано: 05.11.2019

5 нче ноябрь көнне Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга  булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес -   Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 265 ел булу уңаеннан “Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2019”  төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә  Лениногорск районы Мәгариф идәрәсе җитәкчесе урынбасары Галия Котдус кызы Урманова, методист Римма Ринат кызы Фатыхова, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, язучы Таһир Ярулла улы Шәмсуаров, ветеран укытучы, Тимәш авылы имамы  Хәлил Хуҗа улы Шәрипов, Тимәш авылы депутаты Айрат Хәдит улы Габидуллин, Чирмешән районы  Утыз Имән, Норлат районы Кизләү мәктәпләреннән,  Әлмәт шәһәре 16нчы мәктәптән, Самара өлкәсе Шонталы районы Денис авылы “Белем бирү үзәге”   укытучылары һәм  укучылары   чакырылган иде. Кызганыч,  Яр Чаллыдан  университет профессоры, гомере буена Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мирасына тугры калган әдәбият галиме – Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы конференциядә катнаша алмады.

Конференция Тимәш мәктәбе директоры Снурницин Юрий Алексеевич һәм Лениногорск районы Мәгариф идарәсе методисты Римма Ринат кызы Фатыхова сәламләве белән башланды.Тимәш мәктәбе укучыларының ягымлы тавыш белән мөнәҗәт әйтүе, туган як, туган тел турында җырлары, Утыз Имәни  шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүләре, тамашачыларны таң калдырды.

 Чакырылган кунаклардан Хәлил Хуҗа улы, Таһир Ярулла улы, Айрат Хәдит улы да үз чыгышларында, тарихыбызны белү мөһимлеге, яшь буынның белемле, инсафлы, үз туган телләрендә горурланып аралашу зарурлыгын әйттеләр.

Фәнни-гамәли конференцияләр укучылар һәм мөгаллимнәр өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәбебездә уздырылган конференциянең төп максатларының берсе – укучылар һәм укытучыларны фәнни-эзләнү һәм иҗат эшенә тарту булса, икенчедән мәшһүр әдипләребезнең әсәрләре үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә һәм аның теленә хөрмәт тәрбияләү.

Бу конференциядә катнашу өчен җибәрелгән укучылар һәм укытучыларның  эшләре, хезмәт җимешләре һәркайсы теркәлде, жюри әгъзалары тарафыннан каралды  һәм нәтиҗәләр ясалды.

“Шигырь, гыйлем, әхлак – мәңгелек солтаны, күзәтә күк өстән тынмас шагыйрь җаны”, “Әнвәр Шәрипов – энциклопедик шәхес”  исеме астындагы фәнни-эзләнү  бәйгесе буенча нәтиҗәләр:

1 урын – Ганиева И., Норлат районы,  Кизләү мәктәбе

2 урын – Сабитова Л., Лениногорск, 4нче мәктәп

   – Хәниева З., Лениногорск, 4 нче мәктәп

3урын – Беглова А., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

            – Воробьева С., Лениногорск, 4нче мәктәп

   - Гарифуллина Р., Гәрәева К., Лениногорск, 12нче Лицей

- Вәлиева К., Самара өлкәсе, Шонталы районы, Денис авылы “Белем бирү үзәге”.

“Тәрбия һәм уку-укыту процессында Г.Утыз Имәни хезмәтләрен файдалану тәҗрибәсе” исеме астындагы мастер-класс бәйгесе буенча нәтиҗәләр:

1 урын –     Фәхретдинова Р.Ч., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

2 урын -      Әхмәтҗанова З.Ю., Лениногорск, 8нче мәктәп

Әшрәпова Э.Т., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

3 урын –      Хәкимова Г.Җ., Лениногорск, 6нчы мәктәп

Гыймалетдинова Н.М., Норлат районы, Кизләү мәктәбе

Лауреат – Өметбаева Р.А., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

Лауреат – Ситдикова Х.М., Лениногорск, 4нче мәктәп

Лауреат – Хәлимова Г.Җ., Лениногорск, 4нче мәктәп

Лауреат – Хаматшина Н.Һ., Самара өлкәсе, Шонталы районы, Денис авылы “Белем бирү үзәге”.

 

Конференция, килгән кунакларның мәктәп музеена һәм Тимәш авылы зиратында урнашкан Г.Утыз Имәни төрбәсенә    сәяхәте белән тәмамланды.

Әлегедәй очрашулар дәвам итсен, ничә еллар дәвамында үрелеп килгән туганлык җепләре өзелмәсен, милләтебезгә, халкыбызга, телебезгә, тарихыбызга булган горурлык хисләре сүрелмәсен иде дигән теләкләр белән барчабызга иминлек, иҗади  уңышлар телибез.

Г.Утыз Имәни рухы, мирасы халкыбыз күңелендә мәңге саклансын!



К списку новостей