• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимяшевская средняя общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район” Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423280, Республика Татарстан, Лениногорский район, селоТимяшево, ул. Школьная, д. 2а
Телефон: +7(855)-953-70-01
E-Mail: stim.len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тимяшевская СОШ"
Руководитель: Снурницин Юрий Алексеевич
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: 240
У нас учат: 32

Новости Тимяшевской средней общеобразовательной школы

Мәктәбебездә профориентация буенча төрле чаралар үткәрелә.

Опубликовано: 11.05.2012

 Мәктәбебездә профориентация буенча төрле чаралар үткәрелә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсендә профориентация эшен татарча да алып барылуы турында искәртелде. Шул уңайдан  татар теле атналыгы кысаларында 8а сыйныфы җитәкчесе Р.Ә. Өметбаева Р.Ч. Фәхретдинова белән берлектә 11 майда “Һөнәр сайлау – җаваплы эш” тапшыру-кичәне үткәрергә  булды. Чөнки 8-10 сыйныф укучылары журналист, корреспондент һөнәрләре турында күбрәк белергә теләк белдерде.

Май ае истәлекле көннәргә бик бай.  3 МАЙ – матбугат иреге көне, Советлар Союзы заманыннан калган 5 май “Правда”  газетына багышланган матбугат көне, 7 май радио-телевидение хезмәткәрләре, 19 май – Татарстан матбугаты көне. Бу көн беренче татар газеты “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайланган һәм  инде 10 елдан артык билгеләп үтелә. Шул истәлекле даталарга туры китереп, очрашуга “Заман Сулышы” газеты хезмәткәрләре чакырылды: А.И. Миңнебаева – “Заман Сулышы” газетының баш мөхәррире, Л.Р. Габитова – социаль мәсьәләләр буенча бүлек мөдире, Р.Р. Фарукшина – вёрстка буенча опператор.

 Укучыларыбыз тапшыру әзерләүгә бик җаваплы килделәр: һөнәрләр турында шигырьләр  таптылар, эчтәлекле презентация ясадылар,татар  матбугаты турында мәгълүмат җыйдылар, тарихы белән кызыксындылар, хәтта ТНВ каналында бара торган “Яшь ТНВ” тапшыруының алып баручыларның уз-узләрен ничек тотуын күзәтеп, тапшыруны шундый ук формада алып барырга тырыштылар.  Кунаклар, үз чиратта, башта газетның чыгару тарихын сөйләделәр, газет битләреннән кызыклы мәкаләләр  укыдылар. Аннары үзләренең эше турында, журналистика өлкәсенә ничек килүләре турында да әйтеп киттеләр. Укучыларыбыз да бик кызыксынып тыңладылар, ә соңыннан аларга күп кенә сораулар биреп, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар дип ышанасы килә.



К списку новостей