Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сугушлинский детский сад общеразвивающего вида" Лениногорского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Сугышлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Лениногорский район, село Сугушла, улица Халиуллина, дом 3 |
Телефон: | 8(85595) 3-81-76 |
E-Mail: | dousugushla@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сугушлинский детский сад общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Мусатзанова Гузель Фанисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 9 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель/1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сугушлинский детский сад общеразвивающего вида" Лениногорского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Сугышлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Космонавтика көне
14.04.2020
1961- елның 12- апреле - кешелек тарихының истәлекле датасы. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгара. Ул кыска гына вакыт эчендә айга менә, кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Безнең балалар бакчасында да космонавтика көне буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы презентация каралды.
-
Геометрик фигуралар
24.03.2020
Без бүген "Геометрик фигуралар иленә сәяхәт" ясап алар турында алган белемнәребезне ныгыттык.
-
Әвәләү шөгыле
19.03.2020
Балаларны әвәләргә өйрәтү, алдагы елда алган әвәләү күнекмәләрен ныгыту, эш барышында мөстәкыйллек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү, әвәләү шөгыленә кызыксыну уяту.
- Әкият уку 19.03.2020
-
Папа, мама, я - спортивная семья!
10.03.2020
В году есть много замечательных праздников. Недавно прошел День Защитников Отечества и Международный Женский день. Эти праздники ассоциируются с сильной и слабой половиной человечества. Сегодня мы решили объединить эти два праздника в единое целое и назвать его «Папа, мама, я – спортивная семья»
- Режим моментлары 04.03.2020
-
Әниләргә бүләк
04.03.2020
Кадерле әниләребезне, әбиләребезне, апа, сеңелләрне якынлашып килүче язның иң матур бәйрәме - 8 нче март белән котлыйбыз. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел жылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
- Спортзалда 03.03.2020
-
Май чабу бәйрәме
27.02.2020
Май чабу - күңелле, шау-шулы бәйрәм. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар, язны каршылыйлар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала. Безнең балалар бакчасында да Май чабуны саф һавада бәйрәм итү матур традициягә әверелеп бара.Быел да, башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, Май чабу бәйрәме уздырдык. Бу бәйрәмне ничек бәйрәм иткәннәренә төшендек, уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, коймак белән чәй эчтек. Бәйрәм барыбызга да ошады, күңелле узды.
-
Табигатьтә янгын куркынычсызлыгы турында
21.02.2020
Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр. Балаларга янгын хәвефсезлеге турында кечкенә чактан ук төшендерү бик мөһим. Балалар бакчасында да бу темага зур әһәмият бирелә. Шул уңайдан балалар белән янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмә оештырдык, “Фиксик киңәшләрен” карадык, рәсем һәм “Табигатьтә янгынны сүндерү ысуллары” дигән темага тәҗрибә ясадык. Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлаштык, янгын чыга калса нишләргә кирәклеге турында сөйләштек. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотып һәм үтәп яшәсәк иде.