Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6 г.Лениногорска имени Героя России Исламова Дамира Назировича" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Ленинградская, д. 40 |
| Телефон: | +7(855)-955-75-64 |
| E-Mail: | IA.Nikiforova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №6 г. Лениногорска имени Героя России Д.Н. Исламова" |
| Руководитель: | Никифорова Ирина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 676 учеников |
| У нас учат: | 45 педагогов |
Новости МБОУ СОШ № 6
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р.Байтимеров китабын презентацияләүдә катнаштылар
Опубликовано: 30.10.201328 нче октябрьдә Рамазан Байтимеров Муллагали улының “Җырга күчкән язмыш “ китабын тәкъдим итү тантанасы булып узды. Николай Кудашёв исемен йөрткән балалар музыка мәктәбенә шәһәребезнең күренекле вәкилләре чакырылган иде. Алар арасында: НГДУ Лениногорск нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгының урынбасары Рәис Сәгыйть улы Галиуллин; ТАТнефть компаниясенең “ Рухият “ фонды директоры Флера Шәйхетдинова ; Мәдәният идарәсе башлыгы Гөлнара Зарипова; үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең директоры Ландыш Хәйруллина; журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фаттахова; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор ,укытучы Фәйзи Хөснуллин; нефть музее директоры Гөлгенә Җамалетдинова ; шәһәребезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Безнең мәктәбебездән дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вилданова Л.З. , Падюкова Г.Р. әлеге тантанада катнаштылар.
Бу бәйрәмдә Рамазан Байтимеровның шигырьләре, җырлар яңгырады, аңа багышланган презентация тәкъдим ителде. Тантанада катнашучылар күңелендә Рамазан Байтимеров турындагы якты истәлекләр озак сакланыр.
К списку новостей












