МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №6 г.Лениногорска имени героя России Дамира Назировича Исламова" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Ленинградская, д. 40 |
Телефон: | +7(855)-955-75-64 |
E-Mail: | lensh6@mail.ru, S6.Len@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №6 г. Лениногорска имени героя России Д.Н. Исламова" |
Руководитель: | Никифорова Ирина Александровна |
Год основания учреждения: | 1955 |
У нас учатся: | 734 учеников |
У нас учат: | 43 педагога |
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №6 г.Лениногорска имени героя России Дамира Назировича Исламова" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Спортивные новости. 03.05.2016
1 мая в городе прошла Юбилейная 60- ая Первомайская легкоатлетическая эстафета среди общеобразовательных учреждений.
Наша щкола приняла активное участие.
В трех возрастных забегах 6-7 классы, 8-9 классы, 10-11 классы.
Учащиеся 6-7 классов заняли 3 место.
Учащиеся были награждены дипломами, медалями, памятными подарками.
Андреев Михаил награжден за лучший результат своего забега.
-
День открытых дверей 29.04.2016
Ученики 7Г класса вместе с классным руководителем Михайловой Е.М. побывали на экскурсии в пожарной части №66 г.Лениногорска. Ребятам рассказали о деятельности пожарных и спасателей. Командир отделения, прапорщик Филиппов Р.Г. наглядно показал принцип работы и заправки пожарной машины, особенности её комплектации. Отметил, что пожарная машина всегда находится в заправленном состоянии и никогда не выезжает на вызов без воды.
Также учащиеся узнали о нормативах, которые сдаются пожарными. У ребят была возможность частично примерить костюм пожарного: шлем-каска и дыхательный аппарат сосжатым воздухом. Поняли, что это тяжелая и опасная профессия.
-
Тукай иҗатына багышланган күргәзмә 29.04.2016
Габдулла Тукай тууына 130 елга багышланган татар теле һәм әдәбияты атналыгының нәтиҗәсе итеп, башлангыч сыйныф укучылары бөек шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырды. Балалар Тукайның биографиясен, иҗатын яхшы үзләштерүләрен күрсәттеләр. Иң актив катнашучылар арасында - 4нче Б сыйныфы укучылары. (Укытучылары: Колеченкова Л. М. Велюкова Н. Т.)
-
29.04.2016
28нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 3 нче А сыйныфының рус төркемендә “Күңелле җәй, ямьле җәй” темасына кызыклы сәяхәт-дәрес узды (укытучы Вилданова Л.З.).Укучылар җәй турында булган белемнәренең тирән булуын күрсәттеләр. Дәрестә укытучы сингапур укыту структураларын (Намбэ Ап, Тик-Тэк-Тоу, Си-Финк-уандэ, Майм, Конэрс) һәм 25 эшчәнлек төрен кулланды. Дәрес ФДББС таләпләре буенча төзелгән. Балалар әхлак тәрбиясе дә алдылар.
-
Татар сәхнәсендә рус телле балалар! 29.04.2016
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 27нче апрель көнне Харисова Л.М. 7нче “А” сыйныфы укучылары белән Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәгә куйды. Тамашаны башлаганчы, укучылар өчен Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздырылды, шагыйрьнең әсәрләре сәнгатьле укылды. Викторинада актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Балалар бакчасы бездә кунакта! 29.04.2016
Бүгенге көндә мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлек актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Безнең мәктәп шәһәребезнең 20нче номерлы балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә эшли.
28нче апрель көнне мәктәбебезнең тамашалар залы шау-гөр килеп торды, чөнки безгә үзләренең тәрбиячеләре белән нәни дусларыбыз кунакка килде. Аларга 4нче һәм 7нче сыйныф укучылары тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде, “Кәҗә белән Сарык” әкияте сәхнәләштерелде (оештыручылар: Сенжапова Ә.Х., Харисова Л.М., Хәкимова Г.Җ.). Кунаклар үзләре дә күчтәнәч белән килгәннәр иде, алар да Г.Тукай шигырьләрен бик оста башкардылар.Ике як та әлеге очрашудан рухи байлык туплап, әхлак тәрбиясе алып, бик канәгать калды.
-
29.04.2016
Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан шәһәребезнең үзәк китапханәсендә “Тукай дөньясына сәяхәт” акциясе үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәрләре , китапханәнең актив китап укучылары төрле телләрдә шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Бу чарада мәктәбебезнең 4АВ сыныфы (укытучы Хәкимова Г.Җ.) укучылары да катнашты. Алар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Укучылар үзләренә бай рухи азык алып кайттылар.
-
29.04.2016
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан 4 нче сыйныф укучылары катнашында (укытучы Хәкимова Г.Җ.) әдәби музыкаль кичә үтте. Бәйрәмдә укучылар, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шигырь сөйләүчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнде, алар грамоталар белән бүләкләнделәр. Бәйге барышында укучылар Тукай иҗаты буенча төрле биремнәр үтәделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар, кызлар дәртле биюләре белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.. Әдәби кичәдән укучылар да, әти-әниләр дә бай рухи азык алдылар.
-
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан 28нче апрельдә 2нче сыйныфлар өчен “И туган тел, и матур тел...” бәйгесе үткәрелде. Укучылар бөек шәхеснең биографиясен, иҗатын кабат искә алып, шигырьләрен укыдылар. Катнашучылар арасында 2нче А сыйныфы укучылары Хәйретдинова Аделина һәм Фәрхетдинова Азалия иң актив булып танылдылар. 29.04.2016
-
27 апреля учащиеся 6А класса (кл. рук. Гайнутдинова Р.К.)приняли активное участие на субботнике. 29.04.2016