• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Морякова, д. 4
Телефон: +7(855)-955-04-95;+7(855)-955-03-87
E-Mail: lens2@mail.ru; S2.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №2" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Платонова Ольга Константиновна
Год основания учреждения: 1950
У нас учатся: 890учащихся
У нас учат: 53 учителей

Биография директора школы (на тат.языке)

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль  берәмлегенең

 “2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

 муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе

 

Мәктәп директоры

 

Платонова Ольга Константиновна 1963 нче елның 22 февралендә ТАССР ның  Лениногорск районы Александровка авылында дөньяга килә. 1980 нче елда Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта мәктәбен  уңышлы тәмамлый. Шул ук елны авиация заводына эшкә килә, читтән торып Алабуга дәүләт педагогика институтының рабфагына  укырга керә. 1982-1987 нче елларда АДПИ ның педагогика һәм башлангыч классларда укыту методикасы бүлегендә укый. Үзенең педагогик эшчәнлеген ул 1984 нче елның 29 нчы августында  Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбендә башлап  җибәрә. 1990нчы елның августына хәтле  Ольга Константиновнага  4нче мәктәптә башлангыч классларда да эшләргә, рус теле һәм әдәбияты укытырга да,  укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  булып эшләргә дә туры килә.1990-1994 нче елларда  Платонова О.К. Лениногорск  шәһәре мәгариф бүлегендә башлангыч класслар  һәм тәрбия эшләре буенча методист, инспектор вазифаларын башкара.

1995-2000 нче елларда Ольга Константиновна Лениногорск  шәһәренең 11нче мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2001 нче елдан Лениногорск шәһәренең 3нче мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 2002нче елдан бүгенге көнгә кадәр Лениногорск шәһәренең 2нче мәктәбендә директор. Бу чор эчендә ул Лениногорск шәһәре мәгариф идарәсенең, шәһәр администрациясенең,  ТР  һәм РФсе Мәгариф һәм Фән министрлыкларының күпсанлы Мактау Грамоталарына, дипломнарына, Рәхмәт хатларына лаек була. 2008 нче елның

 21 нче августында “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы ”исеменә лаек була.