• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а
Телефон: +7(855)-952-33-52
E-Mail: SS.Haibrachmanova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №10"
Руководитель: Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 602 обучающихся
У нас учат: 38 учителей

Все школьные новости

Бөек Җиңүгә – 70 ел “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”

Опубликовано: 05.02.2015

Бөек Җиңүгә – 70 ел

Гомерем минем

 

Татар халкының күренекле шәхесләре турында әдәбият дәресләрендә горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү, әсәрләре үрнәгендә укучыларны тормышка әзерләү максаты куя укытучы Зөлфия Юрат кызы Әхмәтҗанова.

Шундый шәхесләрнең берсе халык хәтерендә җуелмас эз калдырган татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил. Бөек Ватан сугышының меңләгән корбаннары арасында Җәлил һәм җәлилчеләр аерым бер урын алып тора. Алар фашизмга каршы чыкканнар һәм шушы рәхимсез көрәштә үлемсезлек  дигән биеклеккә ирешкәннәр. Аларның батырлыклары, «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре, инде ярты гасырдан артык вакыт узса да, безне бүген дә тирән дулкынландыра, рухыбызны ныгыта, туган жиребезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата  булган хисләребезгә кайнарлык өсти, кешелекнең дошманы булган фашизмга нәфрәт уята.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 елда аның "Тупчы анты" дигән җыентыгы басылып чыга.

1942 ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М.Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә. 

Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилгә  1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булган.

М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар – романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Татар әдәбияты дәресендә 8 нче А, һәм 8 нче Б сыйныфының татар төркемендә укучылары укытучы З.Ю.Әхмәтҗанова белән берлектә Муса Җәлилгә багышланган фильм карадылар һәм нәтиҗә ясадылар: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып

 

 



К списку новостей