муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а |
| Телефон: | +7(855)-952-33-52 |
| E-Mail: | SS.Haibrachmanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" |
| Руководитель: | Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 602 обучающихся |
| У нас учат: | 38 учителей |
Все школьные новости
Республика күләм Ризаэддин Фәхреддин укулары
Опубликовано: 04.02.20152015 елның 4 февралендә Лениногорск шәһәренең 11нче гимназиясендә Республика күләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үтте.
Укуларга килүче кунакларны Лениногорск районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәләре үз эшчәнлеге турында күргәзмә белән каршы алды. Безнең мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Зөлфия Юрат кызы Әхмәтҗанова һәм методик берләшмә җитәкчесе Ләйсән Рафаэль кызы Матмурадова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлеге турында бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим итте.
Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш консультанты, язучы һәм галим Галимҗан Гыйльманов, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, районның мәгариф идарәсе башлыгы Вагыйз Санатуллин, шәһәрнең муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты доценты Роза Гаррапова, районның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Галия Урманова, милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф идарәсе белгече Ландыш Рамазанова, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән татар гимназияләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
К списку новостей

















