• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а
Телефон: +7(855)-952-33-52
E-Mail: SS.Haibrachmanova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №10"
Руководитель: Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 602 обучающихся
У нас учат: 38 учителей

Все школьные новости

Сингапур укыту алымнары – гамәлдә.

Опубликовано: 30.04.2014

Муниципаль гамәли  семинар

Лениногорск шәһәренең  10 нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда, сыйныфтан тыш чараларда яңа методика, заманча технологияләр кулланып белем сыйфатын күтәрү” темасына муниципаль гамәли семинар үткәрелде. Семинарның максаты - өйрәнгәннәрне башкаларга да аңлату, яңа укыту алымнарын гамәлгә кертү.

Татарстанда соңгы ике елда, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, “21 гасыр өчен мәгарифне үзгәртү” исеме астында белем күтәрү программасы тормышка ашырыла. Аның төп максаты мөгаллимнәрне заманча, дөнья күләмендә киң танылган алдынгы һәм нәтиҗәле интерактив укыту методикаларына өйрәтү, шулай ук, яңалыкка омтылучы һәм белем бирү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибә үрнәкләрен үзләштереп, башка хезмәттәшләренә дә җиткерә алырлык укытучылар төркемен сайлап алу.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сингапурның Educare арасындагы килешүне үтәү кысаларында, укытучыларга методик ярдәм системасын модернизацияләү буенча, татар теле укытучылары З.Ю.Әхмәтҗанова, Э.А.Димиева, Р.Я.Җиһаншина Сингапур белем бирү структураларын гамәлдә куллану буенча ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр. Алар үзләренең белемнәрен, бу методиканы ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар куллану буенча тәҗрибә уртаклашты.

Әлбәттә, дәресләрдә Сингапур белем бирү структураларының   кайбер элементлары күпмедер дәрәҗәдә генә кулланылды, ләкин бу гади системаны өйрәнеп зур уңышларга ирешергә мөмкин.

5 к сыйныфында “Татар халкының милли ризыклары” исемле класстан тыш чара уздырылды (укытучы Димиева Э.А.). Укучылар милли ризыклар турында презентация белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр, үзләре әзерләп килгән табышмакларга җаваплар таптылар. Бу уен барышында алар Сингапур системасының РЕЛЛИ РОБИН, РАУНД  ТЭЙБЛ, МИКС-ПЭА-ШЭА, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН, КОНЭРС структураларын кулланып,  төрле биремнәр эшләделәр һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Бәйгедә укучылар бик актив катнаштылар.

3 нче а,б сыйныфларының татар төркемендә укучылары укытучы Р.Я.Җиһаншина белән “Килешләр иленә сәяхәт”  иттеләр.  Сәяхәт вакытында укучылар “Хикәя тугайлыгы”,  “Дәфтәр утравы”,  “Ял аланы”, “Ныгыту  авылы”нда булдылар. Сәяхәт мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы үтте. Дәрестә түбәндәге Сингапур укыту структуралары кулланылды  РЕЛЛИ РОБИН, КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН, РАУНД  ТЭЙБЛ, МИКС ФРИЗ ГРУП, ОЛ  РАЙТ РАУНД  РОБИН, КОНЭРС, ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ. Сингапур укыту структуралары ярдәмендә  аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштырылды.

7 нче а, б, к, сыйныфларының татар төркемендә “Фигыль төркемчәләре портреты” дигән темага дәресне З.Ю.Әхмәтҗанова үткәрде. Укытучы үз  эшчәнлегендә Критик фикерләү технологиясен куллана. Дәрестә бу технологиянең нәтиҗәле алымы – кластер, ягъни, төшенчәләрне схематик рәвештә теркәү ярдәмендә “Фигыль төркемчәләре”  темасы буенча белем һәм күнекмәләрне тәртипкә китерделәр. Кластер төзү РАУНД ТЭЙБЛ структурасы кулланып  башкарылды. ФРЕЙЕР МОДЕЛЕн кулланып “Фигыль төркемчәләре”нең төп билгеләрен, төп булмаган билгеләрне әйттеләр, мисаллар һәм капма-каршы мисаллар китерделәр.  Укучылар ЭЙ АР ГАЙД структурасында  бирелгән фикерләр буенча  үзләренең килешү, килешмәүләрен яздылар. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы ярдәмендә җавапларны тикшерделәр. Дәрескә йомгак ясап, укучылар “Фигыль” темасы буенча синквейн төзеделәр.

Түгәрәк өстәл барышында каралган дәресләр, чаралар анализланды, сингапур укыту структуралары буенча фикерләр алышынды.

Укытучыларга заман белән бергә атлау зарур, чөнки дөньядан артта калмыйча яңача фикерли белгәндә генә уңышка ирешеп булачак

Семинар  бик эшлекле һәм файдалы узды.

Смотреть фото:    фото1    фото2     фото3    фото4    фото5   фото6     фото7



К списку новостей