муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а |
| Телефон: | +7(855)-952-33-52 |
| E-Mail: | SS.Haibrachmanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" |
| Руководитель: | Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 602 обучающихся |
| У нас учат: | 38 учителей |
Все школьные новости
Газиз туган телем
Опубликовано: 21.02.202421 нче февраль бөтен дөнья халкы “Халыкара туган тел “ көнен билгеләп үтә. Сабый бала тугач та, беренче ана телен ишетә.Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел”, - дип әйткән дә.
Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Татар төркеменең 3 нче сыйныф укучылары халкыбызның “Кунаклар” әкиятен сәхнәләштерделәр. Халыкның күптөрле милли ашлары белән танышып, пешерү рецептлары белән уртаклаштылар һәм кунакта үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ә 4 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар татар әдипләренең әсәрләрен укып, эчтәлекле рәсемнәр иҗат иттеләр һәм “Әкият геройларын битлекләре буенча таныгыз” бәйгесендә актив катнаштылар.
Туган – үскән ил – җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә генә тоябыз. Шуңа күрә туган телебезнең сафлыгын, матурлыгын саклап киләчәк буынга тапшыру - безнең изге бурычыбыз.
К списку новостей

















