муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а |
| Телефон: | +7(855)-952-33-52 |
| E-Mail: | SS.Haibrachmanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" |
| Руководитель: | Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 602 обучающихся |
| У нас учат: | 38 учителей |
Все школьные новости
Җирле – төбәк компоненты кулланып, сәнгать чаралары аша яшь буынны тәрбияләү
Опубликовано: 29.10.201329 нчы октябрь көнне 10 нчы урта мәктәптә Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның юбилеена багышланган “Җирле – төбәк компоненты кулланып, сәнгать чаралары аша яшь буынны тәрбияләү” темасына зональ күләмдә гамәли семинар уздырылды. Семинар бүгенге көн өчен актуаль тема кысаларында үтте.
Милли-төбәк компоненты татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшендә төп өлешне тәшкил итә. Мәктәп, яшәгән урам, йорт, шәһәр, республика тарихын өйрәнү яшь буында милли горурлык, патриотизм хисе тәрбияли, фәнни танып-белү сәләтен үстерә.
Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Без туган төбәгебезнең шифалы туфрагында туып үскән яки яши торган якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Шушы максаттан, әледән-әле җирле язучылар, рәссамнар, танылган шәхесләр белән очрашулар, тарихи әһәмияткә ия булган шәһәрләргә экскурсияләр оештыру, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда төбәк язучыларының әсәрләрен куллану традициягә әйләнде.
Семинарда “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Хәбибулла Рәсим Нәүширван улы, шәһәребезнең аксакалы, милләтпәрвар Вильданов Ринат Абдулла улы, Лениногорск мәгълүмати-методик үзәк белгече Ландыш Гаяз кызы Рамазанова, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районыннан татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, рәсем , башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына Вафина Рината Ринатовна, Назарова Гүзәл Салиховна, Димиева Эльмира Альянсовна, Хөснетдинова Рушания Мәҗитовна, Матмурадова Ләйсән Рафаэловна, Зиганшина Рамилә Ягфаровна, Шәрифуллина Нурия Нәгыймовна, Гафиатуллина Әнисә Наилевна, Әхмәтҗанова Зөлфия Юратовна тарафыннан интегральләштерелгән ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чара, мастер-класс, портрет-кичә тәкъдим ителде.
<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;="" color:="" rgb(48,="" 50,="" 47);="" background-position:="" initial="" initial;="" background-repeat:="" initial;"Башка="" фән="" ияләре="" өчен="" дә="" кулай="" булган="" методлар,="" алымнар,="" эш="" төрләре="" тәкъдим="" ителде.="" Укытучылар="" үз="" тәҗрибәләреннән="" чыгып="" оештырган="" мастер-класста="" яңа="" стандартлар="" буенча="" укыту="" алымнарының="" кайберләрен="" күрсәтүгә="" иреште.="" Кызыклы="" формаларда="" жанр="" турында="" мәгълүмат="" бирелде,="" картиналарны="" аңларга,="" һәр="" детальне="" җентекләп="" тикшерергә="" өйрәтелде.="" span="" p="" class="MsoNormal" style="margin-bottom:0cm;margin-bottom:.0001pt;text-align: justify;text-indent:1.0cm" Дәресләр="" барышында="" укучылар="" рәссам="" Мөдәррис="" Минһаҗевның="" тормыш="" юлын,="" иҗат="" юнәлешләрен="" өйрәнделәр,="" үзе="" белән="" таныштылар,="" аңа ="" күпләгән="" сорауларын="" яудырдылар.span="" ="" black;="" initial;"Киеренке="" дәресләрдән="" соңspan="" ,="" мәктәпнең="" тантаналар="" залында="" “Татар="" җанлы="" рәссам”="" дип="" аталган="" портрет-="" кичә="" узды="" span, ="" моңлы="" җырлар,="" шигырьләр,="" биюләр="" аша="" юбилярны="" олы="" бәйрәме="" котладылар.="" initial;"="">Гомумән, мәктәптә татар рухы хөкем сөрә. Татар телендә матур сөйләм колакны иркәли, горурлык тудыра, ә инде дустанә, ягымлы мөгамәлә җанга шифа иңдерә.
К списку новостей

















