Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 16 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
ФАП медсестрасы белән очрашу 11.12.2013

ФАП медсестрасы белән очрашу.
Башлангыч класс укучылары ФАП медсестрасы Валиева Рәмзия Мансур кызы белән очрашты. Рәмзия апалары аларга туберкулёз чире турында сөйләде. Ул бу йогышлы авыруның килеп чыгышы, кемнәр чирләве, аны йоктырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында аңлатты.
-
Марафон чтения 06.12.2013

В сельской библиотеке прошёл «Марафон чтения». Его проводила Центральная библиотека города Лениногорска. Второклассники нашей школы были приглашены на этот марафон. Их пригласила библиотекарь Миляуша Хакимова. Дети читали вслух и по-татарски, и по-русски. Миляуша апа познакомила их с детскими книгами. Она была довольна тем, как ученики читают. Детей в библиотеку повела их учительница: Аскарова Фания Хаевна. Все были довольны.
-
Түгәрәк эше. 04.12.2013

1-3 класс укучылары ФГОС буенча төрле түгәрәкләргә йөриләр. “Хәрәкәтле уеннар” түгәрәrләрен 1 класста Аскарова Ф. Х., ә 2 һәм 3 классларда Камалтдинова Э. М. алып бара. Кыш җиткәч, хәрәкәтле уеннар саф һавада оештырыла. Укучылар кар атышып уйныйлар, кардан төрле җәнлек фигуралары ясыйлар.
-
Спидка каршы көрәш көне 02.12.2013

СПИДка каршы көрәш көне.
ФАП медсестрасы Валиева Рәмзия Мансур кызы 2-4 класс укучылары белән СПИДка каршы әңгәмә уздыды. Ул балаларга яшь үзенчәлекләренә туры китереп, аңлаешлы итеп саклану чаралары турында сөйләде. Укучылар теләп тыңладылар. Рәмзия апалары аларга төрле рәсемнәр, плакатлар күрсәтеп аңлатты.
-
Ура, кар яуды! 02.12.2013

Балалар кар яуганны зарыгып көттеләр. Менә ап-ак кар яуды. Башлангыч класс укучылары моңа бик шатландылар. Физик тәрбия дәресләрендә спорт мәйданчыгына чыктылар. Җепшек карны тәгәрәтеп, кар бабай, төрле фигуралар ясадылар. Кар атышып та уйнадылар.
-
Лениногорск шәһәренең 4 мәктәбендә “Словотворчество” конкурсы булды. 29.11.2013

Мәктәбебездән бу конкурста 4 класс укучысы Садриева Альбина катнашты. Ул үзенең мәкаләләре, әкиятләре белән катнашты. Математика елы уңаеннан Альбина “Яңа математик гамәлләр” дигән әкиятен укыды. Соңгы турда бирелгән сүзләрдән шигырь язды. Нәтиҗәләр буенча Альбина “Яшь журналист” номенациясендә җиңүче булды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
Альбинаның җитәкчесе – Аскарова Фәния Хәй кызы.
-
Конкурс. 26.11.2013

«Әниләр көненә» багышлап, башлангыч класс укучылары арасында рәсемнәр һәм сочинениеләр конкурсы уздырылды. Алардан күргәзмә оештырылды. 2, 3 класс укучылары бик актив катнашты. Диана, Карина, Фаил, Булат, Динар, Гадел үзләренең әниләре турында язганнар. Бәйрәмгә килгән әниләр, әбиләр рәсемнәрне сокланып карадылар, сочинениеләрне горурланып укыдылар.
-
Әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл куярлык! 26.11.2013

Мәктәптә “Әниләр көне” билгеләп үтелде. Ул бәйрәмне 2 һәм 3 класс укучылары әзерләде: шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, әниләргә бүләкләр ясадылар, рәсемнәр ясадылар. 2 класс укучылары әниләре турында сочинениеләр яздылар. Балалар бәйрәмдә үз һөнәрләрен оста итеп күрсәттеләр.
-
Олимпиада "Мозговой штурм" 23.11.2013

23 ноября.
Ученица 2 класса Камалтдинова Карина участвовала в 1ом туре 5 Всероссийской олимпиаде “Мозговой штурм”, организованной Центром научной мысли города Таганрога. Набрав 85 баллов, Карина прошла во 2 тур этой олимпиады. Руководитель: Аскарова Фания Хаевна.
-
Кинофильм. 18.11.2013

1-9 класс укучылары Мәдәният йортында Лениногорск шәһәреннән килгән кино карадылар. Башта кызыклы әңгәмә булды. Аннары укучылар юлда йөрү кагыйдәләре буенча мульфильм карадылар. Ә 7-9 класс укучылары өчен наркоманиягә каршы әңгамә һәм фильм карау оештырылды.
Шулай ук, кинофильм карауда барлык укытучылар һәм ата - аналар катнашты.














