• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Старописьмянская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423271, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Старая Письмянка, ул. Школьная, д. 7
Телефон: +7(855)-953-00-18
E-Mail: stpschool@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старописьмянская основная общеобразовательная школа"
Руководитель: Чатурова Людмила Васильевна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 55, язык обучения русский
У нас учат: 9

Новости МБОУ "Старописьмянская ООШ"

Җ.Рәхимов укулары - 2014

Опубликовано: 21.04.2014

 

Җ.Рәхимов укулары - 2014

Кайсы гына төбәкне алып карасаң да аны илгә таныш  шәхесләрне очратырга була. Хәер, Татартсан җирлегендә аваз салган, шунда зур үрләр яулаган, телне, әдәбиятны үстерүдә тирән эз калдырган һәрбер галим, язучы, шагыйрь, рәссам, җырчы, музыкантлар безгә бик якын. Шулай да үзең туган җирнең күренекле адәмнәре белән аеруча сокланасың. Безнең Лениногорск җире андыйларга гаять бай,  күренекле шәхесләребез, дип горурланып сөйли алырлык як. Габдерәхим Утыз Имәни, Җ.Рәхимов, Г.Рәхим, Ш.Бикчурин, Т.Шәмсуаров, Р.Гәбделхакова һәм башка бик күп исемнәр Лениногорск төбәген балкытып торучы сүнмәс йолдызлар.

Нинди генә өлкәне алма, аерым бер шәхес турында сәгатьләр буена сөйләп була. Ә бар шундыйлар, аларның иҗатлары турында белгән саен күбрәк беләсе, укыган саен тирәнрәк эзләнәсе килә. Нәкъ менә шундый кызыксынучан, әдәби җанлы укучы һәм укытучыларны җыйды районыбызның Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе. Инде икенче ел рәттән республика күләмендә Керкәле авылы мәктәп бинасында “Җәмит Рәхимов укулры” исемендәге фәнни-гамәли конференция эшләп килә. Быел ул 18нче апрель көнне уздырылды. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Закирова Г.М., Фәррахова Д.Р. һәм 7нче сыйныф укучсы Төхвәтуллина Алия дә бу укулардан читтә калмадылар. Алар якташыбыз Җ.Рәхимов иҗаты белән тирән кызыксынып, үзләренең чыгышларын конференциядә тәкъдим иттеләр. Укуларны оештыручылар, узган елдагы кебек, тикшеренү эшләре материалларының җыентык итеп бастырылачагын әйттеләр. Бүгенгә исә, безнең кулларда конференция нәтиҗәләре буенча таратылган дипломнар һәм сертификатлар. Сезгә алга таба да фәнни эшегездә уңышлар телибез!



К списку новостей