• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Опубликовано: 16.02.2015

Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан, 13 нче февраль көнне
мәктәбебездә Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелде. Герой-шагыйрьнең фаҗигале тормышы һәм иҗат юлы хакында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Йосыпова сөйләде. Аннары укучылар җәлилчеләрнең исемнәрен олылап, зур ихтирам белән искә алдылар, алар иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Бу кичәдә М.Җәлилнең тоткынлыкта да авырлыкларга бирешмәве турында тагын бер кат тыңлап, үзебезгә яхшы үрнәк, сабак алдык.

14 нче февраль көнне авыл китапханәсе белән берлектә “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип аталган кичә үткәрелде. Әфганстан сугышында катнашкан 8 авылдашыбызга багышлап төзелгән презентация күрсәтелде. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!



К списку новостей