• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

“Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Сингапурча укыту алымнарын куллану”

Опубликовано: 19.12.2014

18 декабрьдә, Лениногорск муниципаль районының “Өстенлек мәктәбе” ндә, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Сингапурча укыту алымнарын куллану” темасына семинар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әскәрова Ә.Я., Миңлегулова Э.А., Исмәгыйлева Г.Ш., Илалова Ф.З. Сингапур структураларын һәм алымнарын кулланып ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр барышында укучылар төркемнәргә бүленеп эшләде.Укытучы биргән сораулар һәм биремнәрне алар бергәләп чиштеләр. Бу эштә һәрбер укучы катнашты, үз фикерен әйтте, шул ук вакытта башкаларның да фикерен тыңлый белергә өйрәнде.
Дәресләрдә укытучыларның структураларны һәрдаим кулланып эшләү осталыклары ачык чагылды. Үткәрелгән дәресләр килгән кунаклар тарафыннан уңай яктан бәяләнде.
Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл оештырылды. Милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ә. Ялалтдинова килгән кунакларны “Өстенлек мәктәбе”нең эш тәҗрибәсе белән таныштырды, үз чыгышында ул мәктәпнең кискен, тәнкыйди фикер йөртү юнәлешендә эшләвен ассызыклады, һәм бу юнәлештә эшләү- укыту процессын яңартуга, укытуның сыйфатын күтәрүгә, укучыларның гына түгел, ә укытучыларның үзләренең дә активлыгын арттырырга ярдәм итүе турында сөйләде.
Мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Л.Г. Рамазанова татар теле укытучылары алдында “Үзара хезмәттәшлектә Сингапур алымнарын кулланып белем бирү” һәм “Заманча дәрес нинди булырга тиеш?” дигән темаларны яктыртты. Укытучыларны заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Сингапур укыту алымнарын кулланырга өндәде һәм Сингапур алымнарын кулланып, укытучылар белән тренинг үткәрде. Эш барышында ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН, ТАЙМД ПЭА ШЭА, СТЕЗЕ КЛАСС, ФО БОКС СИНЕКТИКС, НАМБЭ АП кебек структуралар кулланылды. Түгәрәк өстәл күтәренке рухта ТИМ ЧИР белән тәмамланды.
Мәгариф идарәсе ,чын күңелдән, бу семинарны оештыручы: мәктәп директоры Г.А. Новичковага, милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ә. Ялалтдиновага; ачык дәресләр үткәргән укытучылар: Әскәрова Ә.Я., Миңлегулова Э.А., Исмәгыйлева Г.Ш., Илалова Ф.З., га зур рәхмәтләрен белдерә, алдагы эшләрендә зур уңышлар тели.



К списку новостей