• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Опубликовано: 22.04.2014

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә 18 апрель көнне Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Лениногорск муниципаль районының башкарма комитеты, Лениногорск районы мәгариф бүлеге, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты, Татарстан Республикасы Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ Рәхимов укулары- 2014” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциядә Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Балык Бистәсе, Тукай, Зәй районнарыннан укучылар һәм татар теле укытучылары катнашты. Барлыгы 4 секция эшләде. Җиңүче укучылар Татарстан Язучылар берлегенең дипломнары белән бүләкләнделәр.

Конференциянең резолюциясе:

1. Конференциядә катнашучылырның пленар һәм секция утырышларында ясаган чыгышлары нигезендә, “ Рәхимов укулары”ының югары дәрәҗәдә узуын билгеләргә.
2. Алдагы елларда системалы төстә бу чараны уздыруны Татарстан Республикасы мәгариф Һәм фән министрлыгы планы нигезендә дәвам итәргә.
3. Конференцияне уздыру вакытын ел саен апрель аена билгеләргә.
4. Төбәгебез язучыларының иҗатын, тарихыбызны өйрәнү юнәлешендә фәнни эшләр алып баручы укучыларга һәм укытучыларга Лениногорск муниципаль районы башлыгы тарафыннан бирелүче Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге премия булдыру тәкъдиме белән чыгарга.
5. 2014-2015 уку елында, Җ.Рәхимовның 80 еллыгы уңаеннан, мәктәпкә Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен бирүне рәсмиләштерергә.
6. Галия һәм Җәмит Рәхимовлар музей бүлмәсенә материалларны туплауны дәвам итеп, мәктәп музее статусына ия булуга ирешергә.
7. Башкортостан Республикасы Балтач районында урнашкан “Батырша” исемендәге музей, китапханә белән элемтәләрне дәвам итәргә.
8. 2015 елда, Җ.Рәхимовның 80 еллыгы уңаеннан , “ Рәхимов укулары”н Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция буларак оештырырга.
9. Конференция материалларын Татарстан Республикасы мәгариф Һәм фән министрлыгының РИЦ “Школа” нәшриятында бастырып, конференциядә катнашучы укытучылар, укучыларга таратырга.
10. Текстларны редакцияләү һәм басмага әзерләү эшләре белән ярдәм итүләрен сорап Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтына мөрәҗәгать итәргә.
11. Җәмит Рәхимов иҗатын фәнни өйрәнү юнәлешендә башкарылган иң яхшы укучылар эшләре дип түбәндәгеләрне билгеләргә:
1 секция. Җәмит Рәхимов -тарихчы.
II секция. Җәмит Рәхимовның иҗатын мин ничек күзаллыйм
1 урын
Гыйматдинова Наилә, Керкәле мәктәбе(фәнни җитәкче: Ямалтдинова С.Т.)
Галиев Илнур, Лениногорск шәһәренең 7 нче мәктәбе
2 урын
Мусина Диана, Тукай районы Күзкәй мәктәбе
Галләмова Гөлнара, Керкәле мәктәбе
3 урын
Бәдртдинова Регина, Сугышлы мәктәбе
Бәдртдинова Гөлнара, Иске Иштирәк мәктәбе.
III секция. Төбәгебезнең күренекле шәхесләре.
IVсекция . “Әхлак- яшәеш нигезе”
1 урын
Мустафин Камил, Зәй шәһәре 4 нче мәктәбе
Шәйхлисламова Алсу, Лениногорск шәһәре 3 нче мәктәбе
2 урын
Абнугалимова Аделина, Баулы районы, Ю.А.Гагарин исемендәге 3 мәктәп
Хәснетдинова Регина, Керкәле мәктәбе
3 урын
Фәрхетдинов Линар, Лениногорск шәһәре 4 нче мәктәп
Кәшипова Алинә, Шөгер мәктәбе

Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры,
Татарстан фәннәр Академиясе академигы И.Р.Таһиров

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре Ә. Н.Хәйруллин

Тарих фәннәре докторы, профессор,
“Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе
президенты, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты
институты ректоры. Э.Р.Таһиров

Казан федераль университеты Идел буе
төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең
квалификацияләрен күтәрү һәм яңадан әзерләү
үзәгенең өлкән укытучысы,
филология фәннәре кандидаты. С.М.Трофимова

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
журналист. Ф.Т.Арсланова

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт
институты доценты Р.Х. Гаррапова

Әлмәт Язучылар Берлеге әгъзасы,
Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре Ә. Г.Хәбибуллин

“Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе
Р.Н.Хәбибуллин
Керкәле мәктәбе директоры Ә.Г.Гыйләҗев



К списку новостей