• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Күренекле халык язучысы,журналист, тәрҗемәче, психолог Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең юбилее уңаеннан “Әмирхан Еники – күңел карурманының тургае” исемендәге зональ фәнни-гамәли конференция.

Опубликовано: 27.02.2014

24 нче февраль көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әмирхан Еникинең юбилее уңаеннан “Әмирхан Еники – күңел карурманының тургае” исемендәге зональ фәнни-гамәли конференциябулып узды. Төрле шәhәр hәм район мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларыүзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Конференция түбәндәге секцияләргә бүленеп үткәрелде:
1. Ә.Еники иҗатында туган туфрак, тел, милләт темалары чагылышы.
2. Ә.Еники әсәрләрендә тел сурәтләү чаралары, стиль үзенчәлекләре.
3. Укыту-тәрбия-процессында, мәгълүмати белем чыганакларына таянып, Ә.Еники иҗатын файдалану.
4. Ә.Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы.
Конференция бәйрәмчә бизәлгән актлар залында укучыларның сәламләү чыгышы белән башланды.
Ә.Еники чын мәгънәсендәге татар әдәбиятының горурлыгы. Язучының әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба. Үз иҗатына иң җаваплы караган, үз туган теленә иң мәхәббәтле язучы. Ул үзенең көчен, сүзнең моңын, аһәңен, дәртен һәм җылысын башкаларга караганда ныграк тоя. Ә.Еники - кеше күңелен дәвалаучы язучы, тел остасы. Аны укыган саен, туган телебезнең бөеклегенә яңадан бер тапкыр ышанасың.
Әмирхан ага Еникинең әсәрләре кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә.Күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләре мәңгелек булып калыр дип ышанабыз.
Конференцияне чакырылган кунакларыбыз Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Мифтахова Розалия Шамил кызы, мәгълүмати-методик үзәк белгече Рамазанова Ландыш Гаяз кызы тәмамлады. Һәрбер чыгыш ясаучыга бәя биреп, үзләренең фикерләрен белдерделәр.



К списку новостей