• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Дәресләрдә белем бирү сыйфатын яхшырту максатыннан сингапур укыту алымнарын гамәлдә куллану

Опубликовано: 30.01.2014

Узган атнада 10 нчы мәктәпнең татар теле һәм тарих укытучылары дәресләрдә белем бирү сыйфатын яхшырту максатыннан сингапур укыту алымнарын гамәлдә куллану буенча, ачык дәресләр үткәрде.
3 нче а,б сыйныфының татар төркемендә укучылары укытучы Р.Я.Җиһаншина белән “Килешләр иленә сәяхәт” иттеләр.
5 нче кадет сыйныфында укучы малайлар һәм кызлар (укытучы Э.А. Димиева) “Китап – киңәшчем минем” темасы буенча боерык фигыльне таный белү, сөйләмдә куллануларын күрсәттеләр.
7нче б сыйныфының рус төркемендә укытучы Г.С.Назарова “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә лексик-грамматик материал темасы буенча дәрес үткәрде.
Тарих укытучысы А.Р.Шәрифуллина 7нче б сыйныфында “Бөек Ватан сугышы һәм II Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре” темасына дәрес уздырды.
Сингапур галимнәре кеше организмының физиологик үзенчәлекләрен, баш миенең төзелешен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә, хәтерләү сәләтен үстерүгә басым ясыйлар. Шул сәбәпле, дәрестә кулланыла торган биремнәр дә фәнни танып белүгә нигезләнгән. Аларның укыту методикасының асылы – балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме – укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик булыша.
Дәресләрдә балалар төркемләп эшли, бердәм хезмәттәшлек итә. Төркемдә дүрт бала, аларның бер үк вакытта дүртесе дә эшли. Дәрес барышында “укучы-укучы” һәм “укучы-уку материалы” бәйләнеше күзәтеп барылды. Тәкъдим иткән дәресләрдә биремнәрне укучылар парлап яки төркемләп эшлиләр. Укытучы куйган сорауларга команда белән җавап бирделәр, гомуми нәтиҗәгә килделәр. Сыйныфтагы һәр укучы бер-берсе белән фикерләшә. Шулай итеп, дәрестә укучыларның үзара аралашуы уңышлы һәм нәтиҗәле оештырыла. Бу очракта начаррак белгән укучы да нинди дә булса яңалык, мәгълүмат ала. Дәрес вакытында белем алырга теләмәгән, ягъни ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала һәм аны уйлау, фикер йөртүгә этәрә. Сыйныфларда һәр укучының актив эшчәнлеге күзәтелде.
Дәресләрдә кулланган укыту алымнары структуралары урынлы һәм куелган максатка ирешергә ярдәм итте. Уздырылган дәресләр мәгариф бүлеге методисты Л.Г.Рамазанова белән анализланды. Ул укытучыларга киңәшләрен бирде, дәрес структурасын төзегәндә нинди төп үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.



К списку новостей