• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Бөек татар галиме,мәгърифәтче, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган "Милләтен-халкын пакълаган, яклаган шәхес" исеме астындагы республикакүләм фәнни-гамәли конференция.

Опубликовано: 28.01.2014

25 нче гыйнвар көнне Түбән Чыршылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Республикабызның төрле шәhәр hәм район мәктәбеннән килгән укытучылар, укучылар үзләренең бөек галим турында эзләнү-реферат эшләре, видеоматериаллар белән катнаштылар. Тагын да куандырганы, килгән кунаклардан, шушы төбәктә һәм Республикада 1970-1980 елларда иң беренчеләрдән булып Ризаэддин Фәхреддин исемен ишеттерүче, аның гаиләсе белән үзләре исән чагында ук элемтәдә торучы, шул турыда, фәнни нигезләп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүче филология фәннәре кандидаты, доцент, Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре Шаhиев Рәфкать Ширияздан улы чыгышы, авыл советы рәисе Хайруллина Нурия Яхъя кызының “Чыршылы чоры” эзләнүләре нәтиҗәсен тәкъдим итүе, Риза Фәхретдинның абыйсы Минhаҗетдин оныклары Таhир Гайнетдин улы, Гөлназ Шәрәфетдин, Фатыйма Дусаева, белән очрашу бик кирәкле hәм кызыклы мәгълүматлар бирде.
Мәктәбебезнең кечкенә сыйныф укучыларыннан алып барлык укытучылар коллективы кунаклар алдында Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча тирән эчтәлекле чыгышлар күрсәтте.
Яңа Гасыр телевидениесенең “Манзара” тапшыруы кичәнең барышын, килгән кунаклар hәм авылдашлар белән очрашуны үзләренең язмаларына тупладылар.
Бөек шәхес үрнәге, тәрбия турындагы фикерләре барлык катнашучылар күңелендә онытылмаслык урын яулады.
 



К списку новостей