• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: Imc.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе- виртуаль стажировка мәйданчыгы .

Опубликовано: 15.04.2025

         2025 елның 15 апрелендә Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә «Укучыларның тел үсешендә коммуникатив технологияләрнең роле» дигән темага татар теле укытучылары өчен республикакүләм  стажировка мәйданчыгы оештырылды.Стажировканың җитәкчесе  педагогика фәннәре кандидаты, ПМЦПКиППРО КФУ доценты Р.Н.Сафина.

         11 нче гимназия директоры Шарифуллина Гульнара Тагировна   узенең чыгышында яшь буынга  белем-тәрбия бирүдә милли-мәдәни мирасның роле турында сөйләде.

 Башлангыч сыйныф укытучысы Мифтахова Ирина Владимировна «Татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру үзенчәлекләре»,

башлангыч сыйныф укытучысы Абуляизова Фанзия Шакировна «Татар телен укытуда өстәл уеннары һәм күнегүләренең әһәмияте»,башлангыч сыйныф укытучысы Гараева Зульфия Магсумовна «Татар теле дәресләрендә ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре»,татар теле укытучысы Касимова Лилия Амировна «Дәресләрдә дидактик материаллар куллануның роле»,башлангыч сыйныф укытучысы Саримова Лилия Фоатовна «Мәгънәле уку күнекмәләрен үстерү алымнары»,башлангыч сыйныф укытучысы Галимова Венера Лябиповна «Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү» дигән темаларга мастер-класслар күрсәттеләр.

11 нче гимназия директоры урынбасары Самигуллина Венера Минсагитовна   «Дәрестән тыш эшчәнлек проектларының әһәмияте» дигән темага методик остаханә оештырды.

Информатика укытучысы Ямаева Венера Шагитовна  үзенең чыгышында дәресләрдә этномәдәни компетенция формалаштыру өчен интернет- технологияләрдән файдалану турында сөйләп үтте.

       11 нче гимназия коллективына эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

 



К списку новостей