• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: Imc.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Ш.Бикчурин исмендәге конфереция

Опубликовано: 03.03.2025

2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.  Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Лениногорскнефть берләшмәсе оешуга 80 ел тулуга уңаеннан 2025 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәренең 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.М. Бикчурин исемендәге III зонакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Бу  конференция милли үзаң тәрбияләү, мәдәни мирасыбызны буыннан-буынга тапшыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан уздырылды.

Конференциядә укучылар һәм укытучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен 6 секциядә тәкъдим иттеләр. Иҗади, инициативалы укытучылар өчен эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

Конференциядә Казан, Актаныш, Әлмәт,  Баулы, Лениногорск, Кайбыч,  Мөслим, Азнакай районнарыннан, шәһәрләреннән һәм Мордовия Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбеннән 60 якын укучы һәм укытучылар катнашты.  

Конференция нәтиҗәләре буенча һәр секциядә эшләрне бәяләү комиссиясе әгъзалары тарафыннан җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде һәм аларга бүләк сертификатлары тапшырылды.

Комиссия әгъзалары конференцияне югары дәрәҗәдә оештырылуын, тәкъдим ителгән эшләрнең төрлелеген билгеләп үттеләр.

Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу яңа проектлар булдыруга илһам бирә. Һәм без барлык катнашучыларга яңадан-яңа уңышлар телибез!

 



К списку новостей