• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: Imc.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Якташыбыз истәлеген мәңгеләштереп...

Опубликовано: 21.10.2024

18 нче октябрь көнне Лениногрск районы Иске Иштерәк мәктәбендә якташыбыз – Иске Иштерәк авылында туып үскән язучы, журналист, күп санлы җырлар авторы, продюсер Илфак Шиһапов истәлегенә багышлап, Лениногорск районы шәһәр һәм авыл мәктәпләре укытучылары катнашында “Илфак Шиһапов – талантлы якташыбыз” темасына фәнни-эзләнү конференциясе уздырылды.

Конференциядә Лениногрск районы авыл мәктәпләреннән һәм шәһәрнең унөч мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Лениногорск шәһәре һәм районы мәгариф идарәсе башлыгы Санатуллин Вагыйзь Сәмигулла улы, мәгариф идарәсе методисты Халикова Тәслимә Рифкать кызы, Лениногорск төбәге язучыларының “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе шагыйрь Таһир Шәмсуаров, Илфак Шиһаповның бертуган апасы Резида ханымның чыгышлары конференцияне тагын да эчтәлекле, мәгънәлерәк итте. Иҗатының башлангыч чорында Илфак Шиһапов эшләп киткән “Заман сулышы” газетасыннан, җирле телевединедан вәкилләр булуы да Илфак Шиһаповка якташларының мөнәсәбәтен күрсәтә торган факт дияргә була.

Кунакларны каршы алганнан соң, конференция кунаклары “Туган авыл – гомер бишегем” дип аталган экскурсиягә кузгалдылар. Алар авылда Илфак Шиһапов исеме белән бәйле урыннарда булып, истәлекләрне барладылар, аның туган йорты янында истәлек өчен фотога төшәргә дә онытмадылар.

Укучы балаларның килгән кунакларны сәламләве дә бик үзенчәлекле булды. Илфак Шиһапов сүзләренә язылган җыр, аның шигырьләре яңгырады. Шәһәребезнең 11 нче татар гимназиясе укучылары язучының әсәрләреннән театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Укытучыларның чыгышларына килгәндә, алар Илфак Шиһаповның томыш юлын һәм иҗатын төрле яклап яктырткан, тирән эчтәлекле, эмоцияләргә бай булды. Алар арасында “Илфак Шиһапов иҗатында ана һәм бала мөнәсәбәте”, “Җырларыңда калды моңнарың”, “Илфак Шиһапов әсәрләрендә әхлак темасы”, “Илфак Шиһапов шигырьләрендә авыл темасының чагылышы”, “Илфак Шиһапов әсәрләрен тәрбия процессында куллану”, “Илфак Шиһапов публицистикасы”, “Туган тел дәресләрендә Илфак Шиһапов әсәрләрен кулланып, укучыларның уку грамоталылыгын үстерү”, “Илфак Шиһапов әсәрләрендә юмор һәм сатира”. “Илфак Шиһапов әсәрләрендә милләт язмышы”, “Илфак Шиһаповның бер язмасы мисалында текст эшендә эшләү төрләре”, “Илфак Шиһаповның авыллар тарихына багышланган хезмәтләрен фәнни-эзләнү эшләрендә файдалану”, “Яңа ФОП таләпләре буенча үткәрелгән ана теле дәресләрендә шәхси нәтиҗәләргә ирешү максатын тормышка ашыруда Илфак Шиһапов әсәрләрен куллану” кебек темалар укытучыларның язучы иҗатын тирәнтен һәи күпкырлы белүләренә дәлил булып тора.

Конференция эшлекле шартларда үтте, катнашучыларның күңелендә җылы истәлекләр калдырды.



К списку новостей