• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары: “IX сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДЙА) әзерләү”.

Опубликовано: 18.11.2013

14 нче ноябрь көнне Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “IX сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДЙА) әзерләү” темасына семинар үтте.
Көн тәртибендә Лениногорск шәһәре мәгълүмати-методик үзәк белгече Л.Г.Рамазанова, 2012-2013нче уку елында уздырылган ДЙА нәтиҗәләренә күзәтү ясап, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтеп китте. Лениногорск шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Г.М.Фәттахова, үз чыгышында 9 сыйныф укучыларына ДЙА уздыру буенча эш төрләренә тукталды.
Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Насыбуллина рус телле балаларга, Л.Ихсанованың “Бер маҗара” хикәясе нигезендә ДЙА нең А,В биремнәрен эшләргә өйрәтү алымнарын кулланып; I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Р.Мәрданова, татар төркемендә, табигатьне саклау темасына инша язарга өйрәтүне кулланып, мастер- класслар күрсәттеләр.
Семинарның практик өлешендә укытучылар үзләре контроль үлчәү материалларында эшләделәр, бланклар тутырдылар. Эш барышында килеп туган сорауларны бергә аңлашып, уртак фикергә килеп эшләү бик файдалы булды.
Семинарның соңгы өлеше түгәрәк өстәл рәвешендә үтте. Тимәш мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.А.Өметбаева, Лениногорск шәһәре 2 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.М.Ризванова, 3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Мөхетдинова үз эш тәҗрибәләреннән чыгып, укучыларны ДЙА нә әзерләү барышында А,В,С биремнәрен эшләргә өйрәтү буенча чыгышлар ясадылар, ярдәмлек материаллар тараттылар.
Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән үткәрелгән шундый семинарлар һәр укытучы өчен бик мөһим, кирәкле һәм файдалы.

 



К списку новостей