• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Опубликовано: 03.05.2023

          2023 нче елда Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрү планы, Россиядә Укытучылар һәм остазлар елын уздыру планы нигезендә, Лениногорск районы Федотовка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 27 нче апрель көнне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты, шагыйрә, композитор, автор–башкаручы Людмила Аланлы белән “Күңелемә кояш элдем” дигән исем астында җанлы очрашу узды.

          Чарада укучылар авылдаш шагыйрә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Людмила Гәрәй Рәхимгә, авылына, табигатькә багышланган шигырьләрен укыды, мәхәббәт турында һәм керәшен халык җырларын башкарды, “Дуслык күперләре” җырына клип күрсәтте. Ул “Күңелемә кояш элдем” шигырьләр җыентыгын һәр шигърият сөючегә бүләк итте. Очрашуга килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, ихлас теләкләрен җиткерделәр, чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Ивановка мәктәбе тарих укытучысы Фәрит Шәмсетдинов үзенең шигырьләрен сөйләде, Куакбаш мәктәбе рус теле укытучысы Зөлфия Мөхәммәтҗанова Людмилага багышлап язган шигырен бүләк итте, Түбән Чыршылы мәктәбеннән килгән 8 нче сыйныф укучылары Янсылу белән Илһам шагыйрәнең “Күңелемә кояш элдем” шигырен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичә ахырында Габдулла Тукайның сүзләренә язылган “Туган тел” җыры һәм керәшен халык җырлары яңгырады. Очрашу чәй табыны янында дәвам итте.

 

 



К списку новостей