• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Туган тел атналыгы

Опубликовано: 26.04.2023

   Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, телебезне дә камил белергә тиешбез. Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә ел саен Туган тел атналыгы үткәрелә.

      17 апрель көнне атналыкны ачу тантанасы булып узды. Атналык башлангыч сыйныфларда “Тукай әкиятләренә сәяхәт” исемле рәсем бәйгесе белән башланып китте.   Мәктәбебезнең китапханәчесе укучылар өчен “Күп укысаң, күп белерсең”    дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырды, укучыларны Габдулла Тукайның  иҗаты һәм китаплары белән таныштырды.

 Шулай ук мәктәбебездә кечкенә сыйныф укучылары арасында шигырь бәйгесе гөрләп үтте. Анда балалар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Таз”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр.18 апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тууга багышланган районкүләм “Моңлы Тукай теле” бәйгесендә мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучысы Ягудина Фидалия шагыйрьнең “Шүрәле” һәм “Туган авыл”  әсәрләре белән уңышлы чыгыш ясады.



К списку новостей