• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Опубликовано: 14.04.2023

2023 нче  елның 13 апрелендә “Лениногорск   шәһәренең  11 нче гимназиясе”ндә   «Россия Федерациясендә 2025 елга кадәр укучыларның тәрбиялелеген үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру шартларында  толерант шәхес формалаштыру буенча нәтиҗәле технологияләр һәм методикалар» темасы буенча (Microsoft Teams платформасында) виртуаль стажировка оештырылды.  Инде менә өченче ел рәттән “Лениногорск   шәһәренең  11 нче гимназиясе” Казан дәүләт университетында үз белемен күтәрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен  тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора.

Алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы директор урынбасары Сәмигуллина В.М. җитәкчелегендә эшли. Бу юлы да татар теле һәм әдәбияты, башлангыч класс укытучылары үзләренең алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашты, мастер-класслар күрсәтте. Гимназия директоры Шәрифуллина Гөлнара Таһировна “Гимназия – милли-мәдәни белем бирү җирлеге буларак толерант шәхес тәрбияләүче үзәк” темасына чыгыш ясады. Аннан соң башлангыч класс укытучылары үзләренең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте: Әбүляизова Фәнзия Шакировна “Халык авыз иҗаты әсәрләре – толерантлык тәрбияләү чарасы”; Галимова Венера Лябиповна “Уку дәресләрендә җырлы уеннар аша сөйләм телен үстерү“; Саримова Лилия Фоатовна “Мәгънәле уку күнекмәләрен үстерү алымнары”.      

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да үзләренең осталык дәресләрен күрсәтте: Закирова Зәлифа Мөнәвисовна “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү серләре”; Касыймова Лилия Әмировна “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруда эш битләреннән файдалану”;         Хәйретдинова Гүзәл Рамиловна “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә креатив фикерләүне үстерү  “. Шулай ук информатика укытучысы Ямаева Венера Шаһитовна “Предметара элемтәләрне формалаштыру ысулларының берсе буларак туган  (татар) теле һәм информатиканың интеграцияләнгән дәресен үткәрү методикасы”на тукталып үтте.

Стажировка мәйданчыгындагы тәҗрибә уртаклашу  барлык укытучыларның фикер алышуы белән тәмамланды.  

 



К списку новостей