• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

“Аулак өй баттл”- әдәби ярыш

Опубликовано: 27.02.2023

9 нчы нчы февраль көнне гимназиябезнең актлар залында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы булды. Бу көнне 1 А сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Венера Ләбип кызы “Аулак өй баттл”- әдәби ярышы үткәрде. Гимназиябезнең актлар залы җыр-моңнан, баян тавышыннан, әниләрнең күңелле гапләшүеннән яңгырап торды. “Аулак өй баттл”- әдәби ярыш башланып китте.

Калфаклар, матур күлмәкләр кигән әниләребез ике командага бүленеп бизәлгән өстәлләр артына кереп утырдылар. Бер команда “Гүзәл кызлар” булса, ә икенче команда “Дуслык” исемен сайлаган иде. Бәйге  сәламләшүдән башланып китте. Һәр бәйгене жюри билгеләп барды. Билгеләү дә гади түгел, ә ике команданың да кәрзиннәренә баллар урынына кәнфитләр салынды.

Икенче бәйгедә  тиз арада  таралган шигырьне җыйдылар. Мәкальләрнең азагын табу бәйгесе аеруча кызыклы булды. “Кемнең  миллионер буласы килә?” бәйгесендә үтә дә тырышлык күрсәттеләр. Татар халык уеннарын бик яратып уйнадылар, тамашачыларга да өйрәттеләр. “Тел чарлау” уенында һәр ананың зирәклеге сыналды. Әниләребез татар язучыларын да беләләр булып чыкты. “Язучыны таны” бәйгесе  моның дәлиле булды. Аеруча “Йөзек салыш “уены халык күңеленә хуш килде. Араларында җырчылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләр бик күп иде.

  Жюри членнары да бик дөрес  итеп бәя бирде: “Гүзәл кызлар” командасы 48 балл җыеп җиңү яуласа, “Дуслык” командасы  бары 3 баллга калышып 45 балл туплап 2 урынга лаек булды.

 



К списку новостей