Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары
Опубликовано: 20.05.20132013 нче елның 17маенда Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренче тапкыр республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары үтте.Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар:Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Лениногорск муниципаль районы хакимияте, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе, галим һәм язучы Әнвәр Хәйри.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, эзтабар язучы, Ломоносов исемендәге Россия премиясе лауреаты, “Сүз” китап нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин безнең якларда беренче тапкыр гына булуын,академиклар Индүс һәм Энгель Таһиров,Гали Даутов кебек шәхесләрне, Ш.Бикчурин, Җ.Рәхимов кебек язучыларны биргән төбәк халкын, табигатен күрүенә бик шат булуын әйтте, Җ.Рәхимов иҗатына тукталды.
Конференция эше секцияләрдә дәвам итте.Катнашучылар, килгән кунаклар саны 100 гә якын булды. Укулар җиңүчеләрне бүләкләү, дипломнар тапшыру һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Һәркем конференция эшеннән канәгать калды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!
К списку новостей